Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Батырлык сәгате" 22.02.2014

22 нче февраль көнне урта һәм югары сыйныф укучылары өчен "Батырлык сәгате" үтте. Ул Ватанны саклаучыларга, кайнар нокталарда хәрби хезмәтен үткән егетләргә һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган иде. Дәрес презентация белән үрелеп барды. Укучылар Ватанны саклаучылар турында шигырьләр укыдылар.Кызлар, егетләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, концерт номерлары күрсәтте. Дәрес ахырында Әфганда хезмәт итүчеләргә багышланган фильм күрсәтелде.
-
"Әтиләрдән калышмыйк" 22.02.2014

Бүген башлангыч сыйныф укучылары, командаларга бүленеп,"Әтиләрдән калышмыйк" исемле эстафета уеннары үткәрделәр. Анда әтиләр дә катнанашты.
-
"Ватан сакчылары" фотокүргәзмәсе 22.02.2014

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары "Ватан сакчылары" исеме астында фотокүргәзмә оештырдылар. Анда бабаларының, әтиләренең, абыйларының армия сафларында хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтләрен урнаштырдылар.
-
Котлау открыткалары 22.02.2014

Бүген югары һәм урта сыйныф укучылары авылдашларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп котлау открыткалары ясадылар һәм аларны авылыбызның билгеләнгән урыннарына элеп куйдылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2014

21 нче февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Ф.Яруллин музей-йортында бу бәйрәмгә багышланган тантана үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Бәйрәмдә укучылар туган телебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар. Туган телебез турында күпфайдалы мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Муса Җәлил музеена экскурсия 21.02.2014

10 нчы сыйныф укучылары күренекле шагыйрь, Советлар Союзы герое М.Җәлил музеенда экскурсиядә булдылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлы белән якыннанрак таныштылар, җәлилчеләр батырлыгы турында тыңладылар. Яңа гына ремонттан соң ачылган музей һәм аңың җитәкчесе Светлана Ахметовнаның сөйләгәннәре укучыларга бик ошады.
-
Кышкы Сабантуй 21.02.2014

Бүген мәктәптә, авылыбыз Мәдәният йорты белән берлектә, Кышкы Сабантуй бәйрәме үтте. Ул концерт номерлары белән башланып китте. Соңыннан күңелле эстафета уеннары оештырылды.
-
Җәлилчеләргә багышланган шигырь бәйгесе 19.02.2014

Бүген Баулы шәһәренең №4 нче санлы Татар гимназиясендә Җәлилчеләргә багышланган шигырь бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары аннан җиңүләр яулап кайттылар: башлангыч сыйныфлар арасында знче сыйныф укучысы Низамова Ралина II урынга, урта сыйныфлар арасында 7 нче сыйныф укучысы Залеева Аделина I урынга, югары сыйныфлар арасында 10 нчы сыйныф укучысы Басыйрова Айсылу III урынга лаек булдылар. Җиңүләрегез белән сезне, кызлар!.
-
Китаплар күргәзмәсе 15.02.2014

Бу атнада мәктәп китапханәсендә Совет Армиясе һәм Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
Ф.Яруллинның туган көненә багышланган кичә. 11.02.2014

Бүген мәктәбебездә,авыл Мәдәният йорты һәм Ф.Яруллинның музей-йорты белән берлектә, Ф.Яруллинның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Ул Фәнис аганың тормыш юлы белән бәйләп алып барылды. Кичәдә әдип белән бәйле фотографияләрдән торган презентация күрсәтелде, күренекле язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бәйрәмгә Ф.Яруллинның бертуган апасы Насиха апа да чакырылган иде. Укучылар алдында шулай ук Ф.Яруллин музееның архив сакчысы Ильмира Харис кызы да чыгыш ясады.











