Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Боз сараена экскурсия 05.11.2014

5 нче ноябрь көнне 7,8,9 нчы сыйныф укучылары Баулы шәһәренең Боз сараена бардылар.
-
Футбол буенча ярышлар 31.10.2014

Бүген мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, командалар арасында футбол ярышлары узды.
4-6 нчы сыйныфлар арасында беренчелекне 4 нче сыйныф командасы, 7-9 нчы сыйныфлар арасында 8 нче сыйныф командасы, 10-11нче сыйныфлар арасында 11 нче сыйныф командасы алды. Көннең суык булуына карамастан, укучылар бөтен көчләрен куеп тырыштылар. Җиңүчеләр Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Афәрин, укучылар!
-
Интернет куркынычсызлыгы дәресләре 29.10.2014

Бу атнада бердәм интернет куркынычсызлыгы дәресләре үтте. Укучылар анда интернеттан файдалануның куркынычсыз юлларын өйрәнделәр.
-
Өстәл теннисы буенча ярышлар 23.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында бу атнада мәктәптә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды.4-11нчы сыйныф кыз һәм егетләре бу спорт төре буенча берничә көн дәвамында көч сынаштылар. Нәтиҗәдә җиңүчеләр дә билгеле булды: 4-6 нчы сыйныф укучылары арасында I урыннарны Райманов Ильназ(5нче сыйныф) һәм Низамова Регина(6 нчы сыныф), 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында I урыннарны Сахипгараев Инзиль(9нчы сыйныф) һәм Шайхетдинова Алина (7 нче сыйныф), 10-11 нче сыйныф укучылары арасында I урыннарны Зиянгиров Айдар (11 нче сыйныф) һәм Галиева Ильмира (11 нче сыйныф) яуладылар. Молодцы, укучылар!
-
"Каенкай" балалар бакчасыннан кунаклар 21.10.2014

Бүген мәктәбебездә зур кунаклар булып китте. Авылыбызның "Каенкай" балалар бакчасыннан киләсе уку елында беренче сыйныфка керәсе нәни дусларыбыз үзләре укыячак мәктәп белән танышырга килде. Алар, беренче сыйныфлар кабинетына кереп, парталар артына да утырып карадылар, информатика кабинеты белән дә танышып чыктылар. Башка фән кабинетларына- биология, математика, тарих, музыка кабинетларына кереп, апа- абыйларының ничек укыганын күзәттеләр .Ашханәдә дә булдылар, китапханәгә кереп, китаплар-журналларның матур рәсемнәрен карап чыктылар. Ә иң ошаганы -быел гына ачылган спорт мәйданчыгы булды. Кечкенәләр анда туйганчы туп типтеләр. "Киләсе елга без дә шушында укырга киләбез"-,дип, бакчаларына кайтып киттеләр.
-
Шимбә өмәсе 18.10.2014

Бүген мәктәбебездә Шимбә өмәсе узды: 5-11нче сыйныф укучылары мәктәп ишегалдын һәм бакчасын тәртипкә китерде.
-
Көзге бал 17.10.2014

Бүген мәктәптә "Көзге бал" кичәсе үтте. Анда 8,9, 11нче сыйныф укучылары төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар . Нәтиҗәдә 11 нче сыйныф укучылары жюри тарафыннан җиңүче дип табылды, ә 8, 9нчы сыйныф командалары призлы урынга чыкты. Кичәне матур итеп оештырган һәм алып барган 10 нчы сыйныф укучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
КНИТУ вәкилләре белән очрашу 17.10.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучылары Баулы шәһәренең 6 нчы мәктәбенә КНИТУ вәкилләре белән очрашуга бардылар.
-
Эш белән тәэмин итү үзәге 14.10.2014

Бүген мәктәбебезгә Баулы шәһәренең Эш белән тэмин итү үзәге вәкилләре килде. 9,11 нче сыйныф укучылары, профориентация юнәлешендәге тест үтеп, киләчәктә үзләренә нинди һөнәр сайларга кирәклеген ачыкладылар.
-
Уңыш бәйрәме 10.10.2014

Бүген 2-7 нче сыйныф укучылары өчен мәктәптә "Уңыш бәйрәме"узды. Башлангыч сыйныф укучылары, үзләренең вожатыйлары- урта сыйныф укучылары белән командаларга берләшеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә: 2,6 нчы сыйныф укучылары-I урын, 3,7 нче сыйныф укучылары -II урын, 4,5 нче сыйныф укучылары-III урыннарга лаек булдылар. Бәйрәмне әзерләүгә һәм үткәрүгә зур көч куйган 8 нче сыйныф укучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез!











