Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Яр Чаллы шәһәренә сәяхәт 26.03.2014

Язгы каникуллар вакытында,26 нчы март көнне, мәктәпнең бер төркем укучылары (39 укучы) үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән Яр Чаллы шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда дельфинарийда булдылар. Дельфиннар чыгышын карау һәм алар белән фотога төшү укучыларга бик ошаган.
Укучылар шәһәр музеенда да булганнар. Музей шулай ук үзенең бай эчтәлекле булуы белән укучыларны кызыксындырган.
Бер көнгә сузылган бу сәяхәт укучылар күңелендә бары тик матур истәлекләр генә калдырган.
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2014

Бүген беренче сыйныф укучылары зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә кунакка әкият персонажлары килде. Укучылар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балаларны котларга әти-әниләр һәм "Каенкай" балалар бакчасыннан тәрбияче апалары да килгән иде.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2014

Бүген авыл Мәдәният йорты каршында, мәктәп белән берлектә, халкыбызның борынгыдан килгән йоласы-"Нәүрүз" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә сәхнәләштерелгән тамаша, биюләр күрсәтелде, җырлар яңгырады, төрле уеннар оештырылды. Укучылар Карга боткасыннан да авыз иттеләр.
-
"Шәфкатьлелек" үзәге вәкилләре белән очрашу 20.03.2014

20 нче март көнне мәктәбебездә "Шәфкатьелек" үзәгеннән кунаклар килде. Алар 8, 9, 10,11 нче сыйныф укучылары өчен алкоголизм, токсикомания, тәмәке тартуга каршы корылган сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы белән очрашу 20.03.2014

Бүген мәктәбебездә Баулы шәһәренең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Исхаков Динар Фавас улы белән очрашу үтте. Ул башлангыч сыйныф укучыларына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты, юл кагыйдәләре белән бәйле бүләкләр таратты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
"Куркынычсыз юлда йөрү" рәсемнәр бәйгесе 14.03.2014

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары өчен "Куркынычсыз юлда йөрү" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 13.03.2014

Бүген 9,11 нче сыйныфларның ата-аналар җыелышы булып узды. Анда имтиханнарга әзерләнү мәсьәләләре каралды.
-
КФУ вәкилләре белән очрашу 13.03.2014

13 нче март көнне 10,11 нче сыйныф укучылары КФУ вәкилләре белән очрашуга бардылар.
-
Җыр һәм строй смотры 28.02.2014

28 нче февраль көнне мәктәптә Хәрби -патриотик айлыкның соңгы йомгаклау чарасы үтте: ул - Җыр һәм строй смотры иде. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Барлык сыйныфларда да җитди әзерлек сизелә иде. Укучылар төрле хәрби командаларны төгәл үтәүдә, строй белән тигез йөрүдә, хәрби җырны оста башкаруда, ә командирлар рапорт бирүдә осталыкларын күрсәттеләр .
Жюри 6нчы сыйныф укучыларын җиңүче дип,ә 9 нчы һәм 10-11нче сыйныф укучыларын призерлар дип билгеләп үтте. Барлык сыйныфлар да грамоталар белән бүләкләнде.
-
"Илгә хезмәт итәргә әзерләнәбез!" 26.02.2014

Бүген югары сыйныф егетләре арасында "Илгә хезмәт итәргә әзерләнәбез!" дип исемләнгән бәйге үтте.











