Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Мәктәптә административ контроль эшләр башланды. 12.03.2014

Бу атнада мәктәптә административ контроль эшләр башланды.Укучыларга уңышлар телибез.
-
Смәелдә Шарипов Р. һәм Һадиев Р. призына хоккей ярышлары узды. 10.03.2014

Смәелдә Шарипов Р. һәм Һадиев Р. призына узган хоккей ярышында безнең егетләрнең хоккей командасы II урынны яуладылар. Молодцы!
-
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары белән очрашу 06.03.2014

Мәктәптә профориентация айлыгы кысыларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары белән очрашу үткәрелде. Укытучылар 9,11 нче сыйныф укучылары алдында профессияләр буенча чыгыш ясадылар.
-
Мәктәбебездә профориентация айлыгы башланды 05.03.2014

Мәктәбебездә профориентация айлыгы башланды. Бу айда мәктәптә традиция буенча төрле профессия кешеләре белән очрашулар үткәрелә. Менә буген безгә укучылар белән очрашуга Кооператив интитуты укытучылары килде. Очрашу бик кызыклы үтте.
-
"Мәктәп сулышы" гәҗитенең 3 нче номеры дөнья күрде. 01.03.2014

Мәктәп тормышына багышланган "Мәктәп сулышы" исемле гәҗитнең 3нче номеры чыкты. Гәҗиттә мәктәп тормышы, укучылар иҗаты, төрле кызыклы вакыйгалар, котлаулар, яңалыклар чагылдырылган.
-
Созвездие-"Йолдызлык"-фестиваленең зональ ярышлары узды. 27.02.2014

Созвездие - "Йолдызлык" - фестиваленең зональ ярышларында матур чыгыш ясадык. Молодцы!.
-
Мәктәпкә Ризаэтдин Фахретдин исемендәге республикам премиясе дипломанты исеме бирелде. 26.02.2014

Мәктәп коллективына татар мәгърифәтен үстерүдә нәтиҗәле хезмәте өчен Ризаэтдин Фахретдин исемендәге республика премиясе дипломанты исеме бирелде.
-
Республика күләмендә үткән "Золотая шайба" ярышлары 24.02.2014

1999 елгы егетләребезнең хоккей командасы Республика күләмендә үткән "Золотая шайба" ярышларында катнашып I урынны яуладылар. Егетләргә Россия күләмендә дә хоккей ярышларында катнашып яхшы чыгыш ясап кайтырга язсын. Сезгә уңышлар телибез. Молодцы.
-
23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

22 нче февраль көнне кышныӊ ахыргы зәмхәрир суыклары булуга карамастан мәктәптә «Аҗаган» уены шау-гөр килеп үтте. Балалар бик теләп барлык уеннарда да катнашып 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көнен каршыладылар. Ура! Ура! Ура!
-
21нче февраль – Халыкара туган тел көне. 21.02.2014

21нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә “Туган телем -назлы гөлем” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар 21нче февральнең ни өчен туган тел көне дип аталуын белделәр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, гомумән, бик актив булдылар. Тел турында иң күп мәкаль белүчеләр ( 7нче сыйныф укучысы - Гарифҗанова Энҗе һәм 5нче сыйныф укучысы – Фәләхетдинова Алия) “Тел белгече” дигән исемгә лаек булып, көчле алкышларга күмелделәр. Кичә “Туган тел” җырын җырлау белән күңелле тәмамланды. Туган телләрен онытмаучы, саклаучы укучылар белән горурланыйк.












