Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
26 нчы апрель - Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2014

26 нчы апрель - Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Шагыйрьгә 128 ел тулу уңаеннан мәктәптә аны искә алу кичәсе үткәрелде.
-
Республикакүләм “Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү” дип исемләнгән әхлак укытучылары семинары узды. 24.04.2014

23нче апрель көнне Республикакүләм “Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү” дип исемләнгән әхлак укытучылары семинары узды. Семинарга хөрмәтле кунаклар – Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөхтәсибләр, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты – Мифтахов Фәрит Фәиз улы, ТР Президент аппараты каршындагы дини оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе – Гатауллин Илнур Илдар улы, ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар багланышлар бүлеге башлыгы – Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти – Сәмигулллин Камил Искәндәр улы һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе – Җиһаншин Ильяс Исхак улы, “Хезмәт” газетасы редакторы – Зәкиев Вакыйф Мансур улы да килгән иде.
-
Балтач муниципаль район күләмендә үткәрелгән 2003-2004 нчы елгы малайлар арасындагы баскетбол ярышлары 21.04.2014

19 нчы апрель көннәрендә Балтач муниципаль район күләмендә үткәрелгән 2003-2004 нчы елгы малайлар арасындагы баскетбол ярышларында безнең мәктәпнең малайлар командасы II урынны яулап диплом белән бүләкләнде. Афәрин, малайлар!
-
Бөтендөнья татар хатын-кызларының"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары бездә кунакта 18.04.2014

18 нче апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әгъзаларын каршы алдык. Мәктәбебездәге милли, рухи – әхлакый тәрбия эшчәнлегебезне тәкъбир итттек. “Муса Җәлил” музеенда “Кызыл ромашка ” штабы экскурсоводлары музей белән таныштырдылар.
-
Безнең мәктәптә филология айлыгы 14.04.2014

Апрель ае - безнең мәктәптә филология айлыгы . Төрле тел фәннәреннән кызыклы бәйгеләр, ачык чаралар, дәресләр планлаштырылды.
-
Укучылар иҗаты. 11.04.2014

Мәктәптәге яшь рәссамнарның галериясе эшләп килә. Ул даими рәвештә гел яңартып, тулыландырып торыла. Гафурова Миләүшәгә, Шакирзянова Айгөлгә, Нәбиева Йолдызга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Баскетбол ярышлары. 10.04.2014

Шушмабаш мәктәбе укучылары белән мәктәбебез егетләре арасында баскетбол буенча дусларча очрашу үтте.
-
"Яңа стандартлар гамәлдә” темасына гомуми ата-аналар конференциясе 10.04.2014

9 апрель көнне мәктәптә “Яңа стандартлар гамәлдә” темасына гомуми ата-аналар конференциясе булды.Беренче көн тәртибе буенча әти-әниләр белән төрле юнәлешләрдә мастер класслар уздырылды. Гомуми өлештә әти-әниләргә укытучылар тарафыннан чыгышлар ясалды, киңәшләр бирелде. Көн азагында әти-әниләр үзләренең фикерләрен, рәхмәтләрен белдерделәр.
-
7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә. 07.04.2014

1948 елдан ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә. Мәктәптә дә бүген сәламәтлек көне.Бу көндә бөтен укучыларның сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар. Иртәнге зарядкадан соң, һәр класс сәламәтлек көненә багышланган вымпелларны якладылар, дәресләрдән соң башлангыч сыйныф укучылары өчен спорт уеннары, укытучы һәм укучылар арасыда волейбол ярышлары уздырылачак.
-
Мәктәптә әти-әниләргә “Ачык ишекләр”көне уздырылды. 05.04.2014

Бүген мәктәптә әти-әниләргә “Ачык ишекләр”көне уздырылды. Әти-әниләр өчен 1-11 сыйныфларда ачык дәресләр һәм түгәрәкләр эшчәнлеге күрсәтелде.












