Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу. 20.02.2014

19 февраль мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Бу көнне безгә кунакка Муса Җәлил премиясе лауреатлары шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Галискәр Камал театры артистлары Талипов Эмиль Мансур улы ,Зиганшин Фанис Радиф улы һәм Үзбәкстаннан мөхтәрәм кунагыбыз Фахретдинова Флюра Гөмәр кызы килде. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, Муса Җәлил музеенда яшь варисларны җәлилчеләр штабына кабул итү тантанасы үткәрелде. Бәйрәмнең өченче өлеше Карадуган авыл клубында дәвам итте. Район кунаклары, мәктәп балалары өчен килгән кунаклар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашу бик күңелле үтте.
-
Муса Җәлил шигырьләренә конкурс. 18.02.2014

17 февраль көнне мәктәптә М.Җәлил декадасы кысаларында зур шигырь бәйгесе узды.Балалр М.Җәлил шигырьләрен ятлап, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгенең нәтиҗәсе 19 февраль М.Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу вакытында билгеле булачак.
-
Мәктәптә Муса Җәлил декадасы башланды 15.02.2014

М.Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан 4сыйныф укучылары Җәлил музеена экскурсия үткәрделәр һәм 2 командага бүленеп аның иҗаты, тормыш юлы турында КВН үткәреп , герой шагыйрь турында белемнәрен ныгыттылар. Шигырьләрен яттан сөйләп , батырлыгы белән горурлануларын белдерделәр.
-
14 февраль - изге Вәли көне 15.02.2014

14 февраль гашыйклар көне уңаеннан мәктәбебездә бик матур чаралар оештырылды. 5-7 класслар өчен "Гашыйк йөрәкләр", 8-11 класс укучылары өчен "Рыцарьлар турниры" уткәрелде.
-
1 нче классларның мәктәпкә хәзерлек дәресләре башланды. 15.02.2014

2014 елның сентябрендә 1 нче сыйныфка укырга керүче балалар өчен, аларның класс җитәкчеләре Закирова Зилә Данил кызы җитәкчелегендә, мәктәпкә хәзерлек дәресләре башланып китте. Балалар мәктәпкә килеп, мәктәп белән танышалар, дәресләр укыйлар, вакытларын күңелле итеп үткәрәләр.Алар мәктәпкә килергә ашкынып торалар. парта арасына утырып үзләрен үзләрен зурлар итеп тою, укучы булу - алар өчен зур шатлык. Шулай ук алар үзләренең алларында торган зур җаваплылыкны да тоялар. Укытучы апайларының һәр сүзен бик игътибар белән тыңлыйлар.Аларга киләктә зур уңышлар телик. Ак юллар сезгә кадерле балалар.
-
"Золотая шайба" призына Республика күләм хоккей ярышлары. 14.02.2014

Мәктәбебезнең яшь хоккейчы егетләребез Республика күләмендә "Золотая шайба" ярышларында II урынны яулап кайттылар. Тренерлары Хусаинов Рөстәм Габдерәисовичка зур рәхмәт!
-
Афган безнең хәтердә 11.02.2014

10 февраль көнне, безнең мәктәптә Афган сугышы тәмамлануның 25 еллыгына багышланган тантаналы класстан тыш чара үткәрелде. Укучыларга бу сугышның килеп чыгу сәбәпләре, аның ил тарихында тоткан урыны һәм шушы сугышта катнашкан авылдашлар һәм райондашлар турында бәян ителде.
-
Фән олимпиадаларының региональ этабы башланды. 10.02.2014

6-9 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган укучыларның технология фәне буенча Россия күләм фәннәр олимпиадасының региональ этабы узды. Безнең мәктәптән анда район данын 9 класс укучысы Хәсәнов Фәннүр һәм Галимов Галимҗан якладылар. Республика күләмендә Галимов Галимҗан призёр дәрәҗәсенә ия булды. Киләчәктә дә укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Г.А. Сидоров истәлегенә багышланган “ФОРПОСТ” отряды ярышлары 08.02.2014

7нче февраль көнне Ципья урта мәктәбендә Г.А. Сидоров истәлегенә багышланган “ФОРПОСТ” отряды ярышлары булды. Безнең мәктәпнең “ФОРПОСТ” отряды да бу ярышларда актив катнашты.
-
Лыжня России -2014 08.02.2014

Бүген бездә зур чаңгы бәйрәме. Башлангычлардан башлап барлык укучылар, укытучылар, техник работниклар чаңгыга бастылар. Уңышлар телик аларга !!!












