МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 521 522 523 524 525 526 527 528 ( 529 ) 530 >>
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 13.04.2017

Республикада уздырылучы Туган тел айлыгы кысаларында 13 нче апрель көнне Балтач гимназиясе волонтерлары тарафыннан “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылды. Район үзәгендә урнашкан кибет һәм оешмаларга кереп махсус язылган хатлар белән таныштырдылар. Үзара һәм хезмәт күрсәткәндә татарча аралашырга чакырдылар.
-
Класс сәгате 13.04.2017

6 нчы А сыйныфында Балтачның күренекле кешеләре белән танышу дәвам итә. 13 нче апрельдә үткән класс сәгате районда туып-үскән язучы-шагыйрьләргә багышланган иде. Шәмсетдинова Нәргизә, Егорова Эльвина, Әхмәдуллина Динә, Галимуллина Диләфрүз әзерләгән проект укучыларда зур кызыксыну уятты: алар иптәшләрен бик теләп тыңлады, райондашларыбызның китаплары белән танышты.
-
“Галәмгә сәяхәт” 12.04.2017

12 нче апрель көнне космонавтика көне уңаеннан гимназия китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары белән “Галәмгә сәяхәт” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты булып укучының космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү тора. Китапханә дәресе кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды.
-
“Күренекле якташлар" 11.04.2017

6 нчы А сыйныфы март аенда “Күренекле якташлар” проекты буенча эш башлады. Бу проект кысаларында укучылар районыбызның танылган кешеләре турында мәгълүматлар туплап, иптәшләре алдында чыгыш ясый. 6 нчы апрельдә 1нче төркем укучылары райондашларыбыз – Советлар Союзы Геройлары белән таныштырды, иптәшләренең сорауларына җавап бирде.
-
«SаMоSтоятельные дети» 10.04.2017

МБОУ «Балтасинская гимназия» продолжает свою работу в Республиканском проекте «SаMоSтоятельные дети». Отряд «ЗОЖ - people» 7 апреля провел акцию «Будь готов! Скажи «Нет». Целью нашей акции было привлечение жителей района к вопросам наркомании и дальнейшее знакомство населения с Республиканским проектом «SаMоSтоятельные дети». Мы вышли на улицы района и провели среди жителей викторину «Знаешь ли ты закон?» и собрали подписи жителей принявших участие в викторине «С извлечениями из закона ознакомлен»
-
Һәр һөнәр мактаулы 08.04.2017

8 нче б сыйныфы укучылары тагын бер һөнәр иясенең остаханәсендә булдылар. Хәлиуллин Равил абый - балта остасы. Ул егетләргә агач эшкәртү станогы, аның эшләү үзенчәлекләре турында бик җентекләп сөйләде, такта эшкәртеп күрсәтте. Укучыларның үзләренә дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, эшләп карау мөмкинлеге бирде. Егетләр исә, бик теләп, тактаны тигез итеп телеп, ышкылап һәм башка эш кораллары белән дә эшләп карадылар. Равил абый: "Һөнәрнең утта янмый, суда батмый торган хәзинә булуын аңласагыз иде", - дип, яшь буынга үзенең теләкләрен җиткерде.
-
“Сәләмәт тәндә - сәләмәт акыл” 07.04.2017

7 нче апрель көнне Бөтендөнья сәләмәтлек көне уңаеннан Балтач гимназиясендә шушы темага багышланган чаралар үткәрелде. Иртәнге зарядкадан соң, 5 нче – 11 нче сыйныф җитәкчеләре тарафыннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучы режимы, начар гадәтләр, дөрес туклану тәртибе турында кыска фильмнар күрсәтеп сөйләү бик үтемле һәм аңлаешлы булды. Башлангыч сыйныф укучылары исә хореограф Раушания Мәсхүт кызы уздырган флешмобта бик теләп катнашты. Тәнәфесләрдә физик тәрбия укытучылары тарафыннан оештырылган “Күңелле старт” һәм “Рекорд” ише спорт уеннары укучыларның күңелләрен күтәреп җибәрде. Бу көнне йомгаклаучы чара буларак SMS-дети отрядының “Әзер бул, юк дип әйт” исеме астында наркотикларга каршы акциясе уздырылды. Сәләмәт тәндә - сәләмәт акыл икәнен онытмасак иде.
-
II-Чемпионат BaltasiJuniorSkills-2017 06.04.2017

6 апреля 2017 года был проведен II-Чемпионат BaltasiJuniorSkills-2017 по компетенциям: деревообработка, сельхоз работы, создание сайта, лабораторно-химический анализ, повар-кондитер, кирпичная кладка, секретарь.
Лабораторно-химический анализ:
1 место – Хафизова Д.Р. (7а кл.), Залялов И.Р. (9 а кл.)
Повар-кондитер:
1 место – Шамсутдинова Н.Д. (6 а кл.)
МОЛОДЦЫ!!! ПОЗДРАВЛЯЕМ!!!
-
“ Илһам” бәйгесе 06.04.2017

11нче сыйныф укучысы Габделганиева Илсинә яшь язучы, шагыйрь, журналистлар арасында уздырыла торган “ Илһам” бәйгесенең 2нче этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Нәтиҗә соңрак билгеле булачак, әлегә жюри Илсинәгә үзе язган мәкаләне “Гаилә һәм мәктәп” журналына җибәрергә тәкъдим итте.
-
Рәсәйкүләм дистанцион конкурс 06.04.2017

5 нче А сыйныфы укучыларының “Камета” һәм 2 нче А сыйныфының “Луч” командалары 4 нче Рәсәйкүләм дистанцион конкурсның “Есть идея” төркем эшләрендә катнаштылар. Бу чара “Яр-Чаллы дәүләт педагогик университеты”ның фәнни-методик җитәкчелеге инициативасы тарафыннан үткәрелгән иде. Конкурс, укучыларның проект һәм тикшеренү характерындагы мәсьәләләрне чишә белүгә, килеп туган вәзгыять эчтәлеген анализлауга, уртак иҗади эш тудыруга, укучы һәм укытучы арасында бергә эшләү формаларын үзләштерүгә йөз тоткан. Балалар җитәкчеләре психолог Җәләлова Әнисә Рәсим кызы ярдәмендә алган биремнәрне зур кызыксыну белән эшләделәр һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Ике команда да 3 нче урынга лаек дип табылды. Афәрин! Котлыйбыз!














