МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 521 522 523 524 525 526 ( 527 ) 528 529 530 >>
-
“Җиребезне саклыйк” 28.04.2017

Экология һәм табигый ресурслар инспекторы Ибраһимов Мансур, китапханәче Ибраһимова Асия һәм рус теле укытучысы Шакирҗанова Рәйсә тарафыннан “Чисталык икеайлыгы” кысаларында 5 нче сыйныф укучыларына “Җиребезне саклыйк” дип аталган экологик дәрес үткәрелде. Дәрестә “Нәрсә ул экология?”, “Тирә-юньне чиста тоту өчен кеше нәрсәләр эшли ала?” кебек сорауларга җавап эзләү формасында оештырылды. Мавыктыргыч әңгәмә табигатьне чиста саклауга багышланган видеофильм, Р.Рождественскийның “Үтенеч” шигыре аша укучылар әйләнә-тирәне тазартуга зур өлеш кертә алуларын аңладылар.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада 27.04.2017

18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уздырылды. 21 нче апрель көнне Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында 3500 тамашачы катнашында олимпиаданы йомгаклау тантанасы булды. Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов та катнашты. Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан катнашучылар булган. Олимпиада да Балтач гимназиясеннән дә 2 укучы катнашты һәм яхшы нәтиҗәләре белән сөендерде. 8 нче Б сыйныфыннан Насырова Мәдинә 1 нче урын алды, 10 нчы сыйныфтан Мәхмүтова Лилия лауреат булды. ( укытучылары-Әхмәтова Р.Ш.) Кызларны ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Туган тел айлыгын йомгаклау 26.04.2017

Туган тел айлыгын йомгаклап, 26 нчы апрельдә Г. Тукайны искә алу кичәсе уздырылды. Укучылар аның шигырьләрен, мәсәлләрен сөйләде. Ай дәвамында төрле бәйгеләрдә җиңгән һәм чараларда актив катнашкан укучылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
-
Гаилә бәйрәме 26.04.2017

26 нчы апрельдә 6нчы А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре кичен гимназиянең актлар залына гаилә бәйрәменә җыелды. Бу уку елына нәтиҗә ясап, укучылар үзләренең кул эшләре, Мактау кәгазьләреннән күргәзмә оештырды. Аннан соң әти-әниләренә үзләре әзерләгән концертны күрсәтеп ял иттерде. Балаларның үзләренә дә, килгән кунакларга да хезмәт көненнән соң чын ял кичәсе булды ул.
-
Психологическая подготовка учащихся к сдаче экзаменов 25.04.2017

В МБОУ «Балтасинская гимназия» продолжается работа по психологической подготовке учащихся к сдаче экзаменов. Это и индивидуальные консультирования учащихся и групповые занятия с элементами тренинга. Не остаются в стороне и родители, ведь во многом от них зависит благополучное эмоциональное состояние детей. Тренинги для родителей нацелены на принятие совместных мер по эффективной психологической подготовке выпускников к экзаменационному периоду.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы 25.04.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашып килә. Кемдер өчен бу бәйрәм булса, сугышны үз башыннан кичергәннәр һәм шул чорның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар өчен, мөгаен күз яшьләре көнедер. Ут эчендә сугышкан батырларыбыз хәзерге көндә бармак белән генә санарлык. Балачагын шушы канлы көннәр арасында югалтканнар да көннән-көн кими бара. 25 нче апрель көнне Балтач гимназиясе укучылары Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улында кунакта булып кайтты. Бу ачык йөзле, җор телле ветеранда без еш булабыз. “Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде” - дип башлады ул сүзен. “Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7 нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1948 нче елны ФЗУга алдылар. Аннары юллар мине Украина якларына Кузбасс шахталарына алып китте. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерәләр иде”. Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйләде ул. Ахырда укучыларга тәртипле, эшчән булуларын теләп үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Бу очрашудан укучылар бик канәгать калдылар. Озак яшәгез әле ветераннар, сез киләчәк буынның олы терәге!
-
Объявление 24.04.2017

Для родителей (законных представителей) воспитывающих детей с ограниченными возможностями здоровья.
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» сообщает следующее:
- дети проходят обследование в ПМПК для определения образовательной программы и для прохождения медико-социальной экспертизы (ВТЭК);
- в Балтасинском муниципальном районе психолого медико- педагогическая комиссия (ПМПК) проводится 3 раза в год в декабре, марте и в августе. Следующая комиссия состоится 17 августа 2017г. Все документы сдать заблаговременно в МКУ «Управление образования».
По всем вопросам родители (законные представители) могут обращаться в управление образования района (2 этаж, 1 кабинет, Набиевой Р.Р., тел.884368 2-52-32).
__________________________________________________________________________
Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә:
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.
- Балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. 17 апрель 2017елда киләсе комиссия утырышы була. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китеру сорала.
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы.
-
Видеоролик "Я привит" 24.04.2017

С 24 по 30 апреля 2017 года Европейская неделя иммунизации (видеоролик Фонда Растроповича-Вишневской "Я привит")
-
Сыерчык оялары 22.04.2017

22 нче апрель көнне Балтач гимназиясе укучылары сыерчык оялары элүдә катнаштылар. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында узган бу чарада укучылар бик теләп катнашты. Яңа өйләргә рәхим итегез, кошкайлар!
-
Районкүләм сыерчык оялары ясау бәйгесе 22.04.2017

Районкүләм сыерчык оялары ясау бәйгесендә 8 нче Б сыйныфы укучысы Хәлиуллин Хәлил III нче урынны алды. Афәрин, Хәлил! Аны котлыйбыз, уңышлар телибез!














