МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << ( 531 ) 532 533 534 535 536 537 538 539 540 >>
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы 30.03.2017

Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары язгы каникулларын яраткан мәктәбендә уздыруны кулаерак күрә. 2-3 һәм 4-5 нче сыйныфлар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы уздырыласын белеп, сыйныфташларына көч биреп тору өчен, тулы составта җыелганнар иде алар. Юл йөрү кагыйдәләренең теория һәм практик өлешен эшләгәннән соң, беренче ярдәм курсәтү буенча сорауларга җавап бирү этабын да үттеләр. Укучыларның тырышлыгы бушка китмәде. 2-3 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны 3 нче А сыйныфы яулап алды. 2 нче урында исә 2 нче Б калды. 3 нче урынга исә 3 нче Б сыйныфы лаек булды. 4 нче һәм 5 нче сыйныфлар арасында 1 урынга 5 нче А сыйныфы чыкса, 2 нче урынны 4 нче А укучылары яулады. 3 нче урынга 4 нче Б сыйныфы лаек дип табылды. Афәрин малайлар һәм кызлар! Алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Мастер-класс 30.03.2017

30 нчы мартта безнең сыйныфтагы кызларга сыйныфташыбыз Зәлиянең әнисе - Чулпан Рөстәмовна мастер-класс күрсәтте. Мастер-класс безгә бик ошады. Чулпан Рөстәмовна галстук-күбәләк тегәргә өйрәтте. Без бөтенебез төрле төстән “бабочкалар” тектек. Алар бик матур килеп чыктылар.
-
Әүбәкировлар гаиләсендә кунакта... 30.03.2017

30 нчы мартта без, 6 нчы А сыйныфы малайлары укытучыбыз Фәнил Фәритовичларга бардык. Фәнил абый - сыйныфташташыбыз Зәлиянең әтисе. Ул безгә ничек итеп фонограмма ясаганын күрсәтте, безне дә өйрәтте. Бергәләп фотога да төштек. Безгә бик кызык булды. Рәхмәт Зәлияләрнең гаиләсенә.
-
Нәрсә ул ГТО? 29.03.2017

29 нчы март көнне Балтач гимназиясендә Нәрсә ул ГТО? исеме астында акция үтте. Чара барышында югары сыйныф укучылары ГТО тарихы турында сөйләделәр. Плакатка һәр кеше үз җавабын ябыштырып куйды.
-
Первенство района по баскетболу среди юношей и девушек 29.03.2017

Во время каникул в УСЗ «БАЛТАЧ» проводилось первенство района по баскетболу среди юношей и девушек 2002-2003 годов рождения. Наши юноши победили всех соперников и стали чемпионами района. Девушки уступили в финале и заняли второе место. МОЛОДЦЫ!!!
-
Весенние каникулы 20.03.2017

Весенние каникулы – с 20.03.2017 г. по 28.03.2017 г. (9 дней)
-
Кошларга бүләк 18.03.2017

6 нчы В сыйныфы малайлары кошларга бүләк әзерләде.Бу эштә аларга Ильясның әтисе Илфак Фәйзрахманов булышты. Ул башта үзе агачтан урындык, аннары сыерчык оясы ясап күрсәтте. Шуннан соң эш коралларын малалайларга тапшырды. Алар, икегә бүленеп, кош оялары ясап карадылар, останың кушканнарын төгәл үтәгәч, оялар әйбәт килеп чыкты. Укучылар әлеге эшне кызыксынып, яратып, ярышып башкардылар, агач остасына рәхмәтләрен дә җиткерделәр.
-
“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” 17.03.2017

17нче март көнне 8нче б сыйныфында Григорьев Сергей Анатольевич “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасына мастер-класс тәкъдим итте. Сөйләшү:“Иртәнге гимнастиканы кемнәр ясады?”- дигән сораудан башланды. Кызганыч, кул күтәрүчеләр сирәк булды.Сергей Анатольевич иртәнге гимнастиканы ясауның кеше организмы өчен кирәклеген аңлатты һәм күнегүләр күрсәтте. Шулай ук спорт һәм физкультураның аермасы турында сөйләшү булды. “Барлык кеше дә спортчы була алмый, әмма һәркемгә дә сәламәт булу өчен физик күнегүләр эшләү кирәк. Нинди һөнәр генә сайласагыз да, сау –сәламәт булганда гына эшли алачаксыз”, -дип укучыларга киңәшләрен бирде, үзенең спортчы буларак ирешкән уңышлары турында сөйләде.
-
“Сөенеч” балалар бакчасына экскурсия 17.03.2017

Без, 6 нчы А классы балалары, “Сөенеч” балалар бакчасына экскурсиягә бардык. Без анда төрле группаларда йөреп чыктык. Башта музыка залына кердек.Үзебез кечкенә чактагы биюләрне, җырларны, уеннарны искә төшердек. Аннан соң физкультура залына кереп, кечкенә генә зарядка ясап алдык. Шуннан безгә тәрбиячеләр үз hөнәрләре турында сөйләделәр. Без тагын бер кат үзебезнең кечкенә чагыбызны искә төшердек һәм тәрбиячеләргә нинди сыйфатлар кирәк икәнен аңладык. Алар арасында иң кирәклесе – балаларны ярату. Ә аннан түземлелек, балаларны карый белү, йомшак булу кирәк икән. Тәрбиячеләргә хәтта артист булып уйнарга кирәк. Ә иң ахырдан безгә чәй эчерттеләр hәм тагын бер кат тәрбияче hөнәре турында сөйләделәр. Һәр кеше бу hөнәр турында уйлагандыр. Безгә бик ошады.
-
«Живая классика» 17.03.2017

17 марта 2017 года на базе Балтасинской центральной библиотеки был проведен муниципальный этап всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Призером муниципального этапа всероссийского конкурса «Живая классика» стал ученик 7 А класса МБОУ «Балтасинская гимназия» Галлямутдинов Азамат и призером в номинации «За артистизм исполнения» стала ученица 6 Б класса Гасымова Самира. Молодцы!!! Поздравляем!!!














