МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 521 522 523 524 525 526 527 ( 528 ) 529 530 >>
-
“ЭкоЯз 2017” 21.04.2017

Татарстан Республикасының Экология министрлыгы тарафыннан уздырулычы «ЭкоЯз 2017» акциясенә гимназия укучылары бик теләп кушылдылар һәм табигатебезнең чисталыгын саклауда үзләренең өлешләрен кертергә теләк белдерделәр.
-
Экология дәресе 20.04.2017

Татарстан Республикасында 2017 нче ел экология елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Балтач гимназисендә экологиягә багышланган дәресләр уздырылды. Укучыларга экологиянең үзебездән башланганы һәм аны сакларга кирәклеге турында сөйләнелде.
-
Очрашу 20.04.2017

20 нче апрельдә Балтач гимназиясенең 7 нче А һәм 7 нче Б сыйныфлары Шакирова Ләйсән Марат кызы һәм Гыйлемҗанов Фердинанд Шәрифҗан улы белән очрашу уздырдылар. Чара барышында Ләйсән Марат кызы наркотиклар турында сөйләсә, Фердинанд Шәрифҗан улы терроризм һәм халык күп җыелган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Очрашу укучылар өчен бик үтемле һәм аңлаешлы булды.
-
Якташ шагыйрә Фәридә Шакирова белән очрашу 19.04.2017

Апрель-милли җанлы һәр татар кешесе өчен Тукай айлыгы буларак билгеле. Шул уңайдан гимназиябездә якташыбыз, укучыларыбызга бик күп әсәрләр бүләк иткән шагыйрә, тынгысыз каләм иясе, республика күләмендә танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Гариф кызы Шакирова белән очрашу үткәрелде. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Тукай шигъриятенә мөрәҗәгать итү белән башланып киткән чара моннан 75 ел элек Балтач районының бик күп чишмәле, гүзәл табигатьле, Бөрбаш авылында туып-үскән Фәридә Гариф кызы Шакирова иҗатына күзәтү рәвешендә дәвам итте. Шагыйрәнең үз тормышыннан гыйбрәтле хәлләрне үтемле итеп сөйләве, төрле темаларга язылган шигырьләрен сәнгатьле укуы, яңгыравыклы көр тавышы тамашачыны сокландырды. Әңгәмә кебек барган бәйрәм кичәсендә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, Фәридә апага, киләчәктә язар өчен, хәзерге яшь буынны кызыксындырган темалар тәкъдим иттеләр. Директор Р.К.Мөхәрләмовның Фәридә апа Шакированы олы юбилее белән котлап, иҗат чишмәсенең беркайчан да саекмавын теләп, укучыларыбыз тарафыннан гимназия типографиясендә эшләнгән "Кулъязмалар дәфтәре" бүләк итүе әдәби кичәнең истәлекле мизгеле булды.
-
Мәрхәмәтлек айлыгы 18.04.2017

Мәрхәмәтлек айлыгы кысаларында 18 нче апрель көнне Балтач гимназиясенең Форпост һәм волонтер отрядлары Балтач үзәгендә урнашкан батырлар аллеясендәге һәйкәлләрне, мәрмәр такталарны чистартып кайттылар. Ил тынычлыгы өчен башын салган якташларыбызның батырлыгы белән бүгенге көндә дә чиксез горурланабыз, бәялибез.
-
Язгы кросс- 2017 18.04.2017

18 нче апрельдә Балтач гимназиясендә Язгы кросс - 2017 чарасы уздырылды. Һәр сыйныфтан сайлап алган укучылар көч сынашты. Гимназиянең иң тиз йөгерүчеләре булып 9 нчы А сыйныфыннан Фахрутдинов Васиф һәм Вәлиева Динә танылды. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
Йолдызлар яңгыры - 2017 17.04.2017

Күрдегезме?! Ишеттегезме?! Балтач гимназиясендә 10 нчы апрельдән башлап атна буе йолдызлар яңгыры яуды. “Җәй аенда гына була бит ул” – дияр кайберәүләр. Бездә һәр яз саен була торган Йолдызлар яңгыры – 2017 быел да шаулап – гөрләп узды. Һәр сыйныф үзенчәлекле, кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Дәртле биюләр, салмак җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган бу концертлар укучылар һәм укытучыларның күңелләрен ял иттерде. Башлангыч сыйныф укучылары чыгышында бәхетле балачак чагылса, олы сыйныфлардан яшьлек, дәрт бөркелеп торды. Күктәге йолдызлар җемелдәп яна, ләкин безнең гимназия йолдызлары яктырак балкый.
-
Очрашу 17.04.2017

Апрель – Тукай ае, шигърият ае, татар теле ае. Шул уңайдан 17 нче апрельдә Балтач гимназиясендә «Darelfөnүn»челәр — Ләйлә Сабирова, Раил Садретдинов, Айгөл Абдрахманова (шулай ук «Ялкын» журналы журналисты) һәм КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты Резидә Зәйни белән очрашу булды. Килгән кунаклар укучыларны Казан федераль университеты, аның татар журналистларын әзерли торган кафедра эшчәнлеге, «Darelfөnүn» студентлар газетасы, үзләре белән таныштырдылар, махсус әзерләнгән мастер-класслар үткәрделәр. Укучыларга бигрәктә Айгөл Абдрахманова үткәргән пресс-конференция уены ошады. Анда Балтач гимназиясенең актив укучылары кунак булдылар, ә калганнар үзләрен чын журналист итеп тоеп, курыкмыйча сорау бирә алды.
-
Лучшие лыжники –чемпионы Татарстана –в гимназии! 15.04.2017

Лыжники гимназии завершили сезон на позитивной ноте. На 42 Казанском юношеском лыжном марафоне на дистанции 10км Исрафилов Аяз и Нигматзянова Зайнаб заняли 2 место. А в открытом первенстве РТ по лыжным гонкам на призы ЗМС И.С.Утробина эти же ребята стали чемпионами. На этом соревновании команда заняла 3 место. Молодцы! Лыжники гимназии выражают особую благодарность тренеру Аскарову Ралифу Рафиковичу.
-
“Тукай иҗаты рәсемнәрдә” 14.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында Балтач гимназиясендә “Тукай иҗаты рәсемнәрдә” бәйгесе үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар арасында узган бу чарада укучылар бик теләп катнаштылар.














