МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
-
Новости МБОУ «Балтасинская гимназия»/МБГБУ «Балтач гимназия»се яңалыклары 01.06.2026

Все новости МБОУ «Балтасинская гимназия» в ВКонтакте.
ВКонтакте социаль челтәрендә МБГБУ «Балтач гимназия»се яңалыклары.
Сообщество ВКонтакте/ВКонтакте берләшмәсе (ссылка)
MAX - (ссылка)
-
С праздником!/Бәйрәм белән! 01.05.2026

С праздником 1 Мая! С днём весны и труда.
1нче Май бәйрәме белән! Яз һәм хезмәт көне белән.
-
«Струна» төркеме 30.04.2026

Балтач гимназиясе базасында хәрби темага җырлар башкаручы «Струна» төркеме үзенең бер яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төркемне тудыручыга, аның репертуарын баетып торучыга, солистларына, инструменталь ансамбльдә уйнаучыларга һәм, әлбәттә инде, тамашачысына бу гаять тә әһәмиятле бәйрәм. Һәм шушы бер ел эчендә алар махсус хәрби операциягә битараф калмыйча, җырларын район халкына, фестивальләр аша республикада яшәүчеләргә дә җиткерә алдылар. Шушы бер ел эчендә алар районда аерым концертлар куйдылар, шул концерттан кергән акчаны хәйрия итеп солдатларыбызга даими ярдәм илтеп торучы волонтерларыбызга тапшырдылар. Шушы бер ел эчендә алар, икеме-өчме тапкыр госпитальгә барып яралы солдатларыбызга концерт күрсәттеләр, буш кул белән бармадылар, гуманитар ярдәм дә җыеп алып бардылар. Шушы бер ел эчендә алар клип төшереп, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Күреп торасыз, “Струна”ның бәйрәм итәрлеге бар. «Струна»ның солисты Диләрә Дмитриева, махсус хәрби операциядә мобилизация кысаларында хезмәт итүче Николай Дмитриевның кызы. Диләрәнең әнисе Эльвира әлеге төркемгә нигез салучы, аны яшәтүче, музыка укытучысы Римма Әхтәмованы музыкаль продюссерлары дисәң дә буладыр. Гитарада, барабанда Сөләйман, Аяз, Илназ, Матвей уйный. Аларның музыка җитәкчеләре Тимербаев Раил Аьфред улы. Ә инде Балтач гимназиясе яшь талантларга ныклы терәк булып тора, «Струна» оештырган чаралар гимназия балалары өчен патриотизмның бер алымы, Диләрә дә, егетләр дә гимназиядә белем ала. «Струна»ның бер яшьлегенә кунаклар да килгән иде, иң кадерле кунаклар, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре, туганнары, батырларча һәлак булган гимназия укучылары Илдар белән Рөстәмнең әниләре: Тәнзилә Галиева белән Раушания Фәйзрахманова һәм башка шәһит киткәннәрнең туганнары да килгәннәр иде. Шулай ук биредә «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы филиалы координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгъдиева да катнаштылар. Юбилейга җырчы Ленур Биктимеров та килгән, аның башкаруында җырлар күңелләргә үтеп кереп, күзләрне яшьләндерде. Районыбызның мәшһүр җырчысы, «Струна»ның нигез салучы Айсылу Әсәдуллина да кунак буларак кына килмәгән, үзәк өзгеч җырын да алып килгән. «Басыйк аягурә» дигән җыры һәркемне урыныннан кузгатты, җыр азагына кадәр аудитория аягура басып торды. Казан каласыннан Татарстан Диния Нәзарәтенең мөфти урынбасары Мансур Хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелегендә «Батырлар терәге» үзәгенең солдат гаиләләре белән эшләүче, үзәк рәисенең урынбасары Гөлнара Ибраһимова да үзенең юнармеец балалары белән кайтып, «Струна»ны котлап, рәхмәт хатлары тапшырып китте. Клипка нигез салучы Алисә дә бәйрәмнең кадерле кунагы иде. «Струна»ның исеме Рәсәйнең танылган җырчысы Юта репертуарындагы «Струна» кушаматлы батыр ватандашыбызга бәйле, ул «Струна» да гомерле булсын, безнең «Струна»бызга да хәерле бәрәкәтле уңышлы гомерләр телик.
«Хезмәт» Балтач район газетасы














