Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Шифаханәдә. 26.01.2015

Уртанчылар төркеме кызлары аеруча «Шифаханә» уенын яратып уйныйлар.
Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша,аң дәрәҗәсе үсә,ихтыяр көче арта. Моннан тыш уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.
Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтүдә,аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле.
-
Хайваннарның кышкы тормышы 20.01.2015

Балалар бакчалары мөдирләре өчен оештырылган белем күтәрү курсларында тәрбиячебез Хадиева Чулпан Мансуровна "Йорт һәм кыргый хайваннарның кышкы тормышы" темасына ачык эшчәнлек күрсәтте.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 15.01.2015

Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Песнәк, чыпчык, кил тизрәк
Җим сибәм сиңа әзрәк.
-
C наступающим Новым годом! 30.12.2014

-
Бәйрәм иртәләре 26.12.2014

Бакчабызда Яңа ел иртәләре үтте. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, төрле җәнлекләр кунакка килеп, ямь өстәделәр.
Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Кышкы табигать 24.12.2014

2 нче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр белән берлектә "Кышкы табигать" проекты буенча рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде.
-
Канатлы дусларыбызны кунакка чакырабыз 18.12.2014

Әтиләребез белән берлектә кошларга җимлекләр әзерләдек. Канатлы дусларыбызны кунакка чакырабыз.
Кыш килдеме кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларны чакырабыз
Рәхим итеп ашагыз. -
Caф һавада 11.12.2014

Йөгереп чыктык урамга,
рәхәтләнеп уйнадык.
Бергә-бергә җыелышып,
Зур тау ясап куйдык.
-
Чыршы янында 10.12.2014

Эх, безнең чыршы,
Ул нинди купшы!
Янында күмәк
Уйнавы яхшы!
Бүген, 1 нче кечкенәләр тѳркемендә «Җәнлекләр чыршы янында» дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Ул балаларның күңеленә хуш килде. Аеруча, балаларга тѳрле җәнлекләр, кошлар маскалары киеп уйнавы ошады.
-
Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен өйрәнеп 05.12.2014

Өлкән тәрбияче Волкова Г.В. предмет җитәкчеләре белән тәрбиячеләрнең бердәм эшчәнлеген оештыру буенча консультация үткәрде.







