Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Хохлома язуы мотивы белән танышабыз 24.03.2015

Бүген рәсем эшчәнлегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары хохлома язуы мотивы ярдәмендә декоратив рәсемләү белән шөгыльләнделәр. Тәрбиячеләре Гөлфинә Мунавировна балаларны төрле милләтләрнең декоратив сәнгать төре белән таныштырды. Төп элементларны, колоритны, композицияне аера белергә өйрәтте. Пумала очы белән бөтеркә ясау алымнарын ныгытты. Эстетик тоемлауларын үстерде. Гомүмән, балалар рәсем эшчәнлепген бик яраталар һәм ясаган рәсемнәре бик матур килеп чыга.
-
"Халык җәүһәрләре" 23.03.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбичеләре Чулпан Мансур кызы белән "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип аталган альбом карадылар. Альбомда Балтач районы Чепья авылында сакланган чабаталар да сүрәтләнгән. Әңгәмә барышында тәрбияче балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләде, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллану системалаштырды, Татарстан Республикасындагы төрле халыкларның дус һәм тату яшәүләре турында белемләрен камилләштерде.
-
Түгәрәк өстәл 20.03.2015

"Федераль Дәүләт Белем Стандартыннан чыгып мәктәпкәчә белем учреждениеләре белән гаиләләр арасында хезмәттәшлекне оештыруга бүгенге көн таләпләре"
Түгәрәк өстәл формасында педагогик киңәшмә үтте.
-
День - счастья... 20.03.2015

Дата 20 марта - это не простое сочетание цифр и букв, это Международный день счастья, который объединяет огромное количество разных по цвету кожи и материальному достатку людей всего Земного шара. В каком бы уголке Земли человек не проживал, он всегда мечтает о счастье. В это слово он вкладывает свой конкретный смысл, для кого-то это просто мирное небо после многолетних войн, для других сытный обед, а для третьих - большая семья, где царит гармония и согласие. Вопросы счастья давно изучались всевозможными направлениями науки, есть немало трудов известных философов, написаны многотомные трактаты по этике, психологии и даже богословия, где рассматриваются источники счастья и пути достижения этого состояния души. В честь этого праздничного дня в нашем садике была организована фото выставка " Счастье нельзя купить, но можно родить", цель которой укрепление семьи, пропаганда семейных ценностей, здорового образа жизни, повышение престижа семьи с социально положительным потенциалом.
-
Фотосессия в образе моряка. 19.03.2015

Сегодня в России отмечают День российского моряка-подводника. Моряки-подводники надежно стоят на защите национальных интересов нашего Отечества. Представители самой героической и романтической морской профессии всегда отличались смелостью, храбростью и мужеством, они беззаветно преданы своему воинскому долгу. Этим обусловлена народная любовь и признательность к морякам, несущим нелегкую службу в прочном корпусе. Боевая деятельность подводных сил Российского флота на протяжении всей истории отличалась высокой активностью, моряки-подводники являли собой пример самопожертвования и профессионализма. В честь этого праздничного дня в нашем детском саду прошла фотосессия. В форме моряка, дети почувствовали себя сильными и отважными.
-
"Язгы эшләр һәм тәҗрибәләр" 19.03.2015

2 нче кечкенәләр төркемендә "Язгы эшләр һәм тәҗрибәләр" проекты кысаларында балалар белән төрледән төрле тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрелә.
-
Кукки белән бергә инглиз телен өйрәнәбез 19.03.2015

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен безнең балалар бакчасында барлык шартларда тудырылган. Безнең бакчага йөргән балалар инглиз телен Ризилә Абрар кызы белән берлектә ана телен өйрәнгән кебек өйрәнәләр. Инглиз телен өйрәнергә аларга дуслары Кукки ярдәмгә килә.
-
Замана технологияләре белән бергә сөйләм телендә булган кимчелекләрне төзәтәбез. 19.03.2015

Безнең балалар бакчасының логопедлары замана технологияләре белән бергә атлый. Алар сөйләм үсеше гомуми җитмәгән балалар белән эшләгәндә, авазларны кую, ныгыту, фонематик ишетеп аеру сәләтен үстерү белән бергә, сүзлек запасын баетуга, грамматик категорияләрне һәм җөмлә конструкциясен үзләштерүгә дә зур игътибар бирә. Бу куелган максатларга ирешер өчен алар электрон такталар, компьютер, планшет-компьютерлар белән занятиелләр уздыру проекты да гамәлгә керттеләр.
-
«Җиңү – безнең йөрәкләрдә» 18.03.2015

Уртанчылар төркеме балалары яраткан тәрбиячеләре Әлфия Гилван кызы белән бергәләп Бөек Җиңунең 70 еллыгына багышлап ясаган альбомнарны карадылар. Тәрбиячеләре аларны сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштырды, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты, ә альбомны карап бетергәч хикәя ярдәмендә балаларга бүгенге көн батырлыгы турында мәгълүмат бирде, сугыш чоры балаларына һәм бүгенге көн батырларына карата хөрмәт тхисләре уятты.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 17.03.2015

Зурлар төркемендә әти - әниләр һәм балалар өчен Бөек Җиңүгә багышланган стенд куелды. Балаларны әби-бабайларның, гомумән, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү; балаларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан балалар белән әлеге юнәлеш буенча эшчәнлек алып барыла.







