Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Жыелыш 21.10.2015

Зурлар төркемндэ ата-аналар жыелышы үтте. Тәрбиячеләр әти-әниләрне программа таләпләре, алда торган бурычлар белә таныштырдылар.
-
Куки бездэ кунакта 19.10.2015

Уртанчылар төркемендэ инглиз телендэ "Янгыр һәм кояш" темасын өйрәнүне дәвам итү.
-
Рус телен яратып өйрәнәбез 16.10.2015

Уртанчылар төркемендә режим моментларында рус теле эшчәнлеге буенча тәрбиячеләр тарафыннан балалар белән индивидуаль эшләр алып барыла.
-
Яшь дизайнерлар 14.10.2015

Бакчабызда “Яшь дизайнер” түгәрәге эшләп килә. Балалар түгәрәктә яратып шөгыльләнәләр.
-
Информация для родителей 12.10.2015

-
Өлкәннәр көне 09.10.2015

9 нчы октябрь көнне, өлкәннәр атналыгы уңаеннан зурлар төркемендә зур тантана булды.
Ерак юлларны якын итеп кунакка килгән әби-бабайлар оныкларының чыгышларын карап сөенделәр, бүләкләре өчен рәхмәтле булдылар.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2015

Хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
-
Сөмбелә бәйрәме. 22.09.2015

Матур табигать кочагында балалар белән бик күңелле, кызыклы бәйрәм оештырылды. Бәйрәмебез кызыклы ярышлар, җырлы-биюле уеннар аша үтте. Балалар актив, бик кызыксынып катнаштылар. Бәйрәм сизелмичә дә үтеп китте. Барыгызны да "Сөмбелә" уңыш бәйрәме белән котлыйбыз.
-
Табигать почмагында күзәтүләр. 22.09.2015

Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда ел буе салкын яңгырлы көзме ул, кар-буранлы кышмы, һәрвакыт яшеллек, матурлык. Бу урын һәрвакыт балаларга табигать турында, аның матурлыгы турында, аны якларга, сакларга һәм һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеген исләренә төшереп тора.
-
Юбилей 16.09.2015

Хөрмәтле җитәкчебез -Лилия Василовнаның 16 сентябрь көнне 50 яшьлек гомер бәйрәме.
Сезне шушы бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбриклибез. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең олысын, шатлыкларның чиксезен телибез.Туар таңнар сезгә җан тынычлыгы, зур уңышлар алып килсен.Һәрчак гади, киң күңелле, ярдәмчел булганыгыз өчен без сезне хөрмәт итәбез, яратабыз.







