Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Җиңү алып килгән яз! 16.03.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Җиңү алып килгән яз" темасына китап почмагында күргәзмә оештырылды.
-
Бөтненрәсәй бәйгесе җиңүчеләре 12.03.2015

Уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Закирова А.Г. белән берлектә һәрдаим интернет челтәре аша бәйгеләрдә катнашып киләләр. Чираттагы Бөтенрәсәй күләмендә оештырылган " Всезнайка", "Знатоки" бәйгеләрендә катнашып, 1 урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнделәр.Афәрин!
-
"Хөрмәтле ветераннар". 10.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү һәм еллык эш планына нигезләнеп, бакчабызда әзерлек эшләре дәвам итә. Әти-әниләр һәм балалар зур кызыксынучанлык белән үзләренең сугышта катнашкан танышлары, туган-тумачалары турында мәгълүмат туплыйлар, фотоколлажлар ясыйлар.
-
8 март бәйрәме белән! 08.03.2015

Кешелекнең иң мөл әем затлары- гүзәллеккә, чибәрлеккә, мәрхәмәтлелеккә, туземлеккә, дөньяда тиңнәре булмаган гүзәл, сөйкемле хатын-кызларыбызның олы бәйрәме- 8 нче март- иң олы, иң затлы бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр!!! Сезнең барыгызны да шушы күркәм, язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!!! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар. күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге һәм матур киләчәк телибез. Һэр аткан таң сезгә бәхет китерсен!!!
-
Әниемә буләккә чәчкәләр бәйләме... 05.03.2015

Гөлләр чәчәк атсын өчен
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк!
-
Ягез әле, кызлар! 04.03.2015

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче иң уңган, булган, иң җитез, иң сөйкемле кызларыбыз үзара көч сынаштылар. "Ягез әле кызлар!" бәйгесендэ алар үзләренең җитез, уңган, көчле һәм шаян булуларын тагын бер кат исбатладылар. Бәйге барышында кызлар чәч үрү, рәсем ясау, мода күрсәтү һәм төрле спорт ярышларында катнаштылар. Кичә бик оешкан төстә һәм күңелле үтте.
-
Ачык ишекләр көне. 02.03.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр көне"ндә әти-әниләргә грамотага өйрәтү эшчәнлеге уздырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 02.03.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеменең төркем җыелышында әти-әниләрне укыту-тәрбия процессы, эшчәнлекләрнең нәтиҗәлелеге, укыту-методик комплектының эшчәнлекләрдә куллану, "Авазларны уйнатып" эш дәфтәрләре белән эшнең торышы белән таныштырылды, фикер алышынды.
-
Бәйге нәтиҗәсе. 27.02.2015

"Иң матур һәм кабатланмас маскарад костюмы" бәгесендә катнашкан өчен мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Шәмсетдинов Кәрим "Хезмәт" район газетасы редакциясеннән Рәхмәт хаты белән бүләнләнде.
-
Ачык ишекләр көне 26.02.2015

26 февраль көнне уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне үткәрелде.Әти-әниләр математика, танып белү шөгыльләрендә балаларның эшчәнлеген карадылар. Соңыннан фикер алышып , УМК әсбаплары белән кабаттан танышып үттеләр.







