Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Күңелле инглиз теле. 02.12.2014

2 декабрь көнне инглиз теле укытучысы Закиева Ризилә Абраровна зурлар төркеме балалары белән ачык эшчәнлек күрсәтте. Тәрбиячебез Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кайтарылган Mimio планшетын кулланып,балалар белән кызыклы биремнәр үтәп, кызыклы инглиз иленә сәяхәт иттеләр.
-
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу 28.11.2014

Бу уку елында югары квалификацион категориягә аттестация үткән тәрбиячебез Валиуллина Фәридә Нурзадовна тәрбиячеләр алдында "Социаль-комуникатив үсеш" белем бирү өлкәсе балаларга хокук тәрбиясе бирү буенча ачык эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек барышында балаларның үз хокукларын гына түгел, бурычларын да белүләре күренде.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә узды. 26.11.2014

"Федераль дәүләт белем стандарты - мәктәпкәчә белем бирүнең үсеш системасы юнәлеше" темасы астында чираттагы педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү ФДБС турында мәгълүмат бирелде һәм фикер алышынды.
-
Интернет челтәрендәге бәйгедә катнаштык 19.11.2014

Бакчабызның тәрбиячеләре балалар белән берлектә "Рисуем ладошками и пальчиками" исеме астында узган бәйгедә катнашып дипломнарга лаек булдылар.
-
Зур жиңү 17.11.2014

15 ноябрь көнне мәктәпкәчә учреждениеләр арасында уздырыла торган IV спорт фестивалендә катнашып,безнең балалар бакчасы мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары җиңү яуладылар хәм I урынга лаек булдылар .Зур жинулэрегез белэн ихластан котлыйбыз, алга таба да зур унышларнын юлдаш булуын телибез!!!
-
Бәйгегә әзерлек. 14.11.2014

Республика күләмендә үткәрелә торган янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйгенең район этабына әзерлек эшләре башланып китте.
-
Күгәрченнәр булдык 13.11.2014

УМК битлекләре кулланып,
күгәрченнәр булып очабыз.
Хәрәкәтле уен уйнап ,
күңелебезне ачабыз.
-
Көзге табигать рәсемнәрдә. 31.10.2014

Көз проектын тәмамлап, кечкенәләр төркемнәрендә "Көзге табигать рәсемнәрдә" дип исемләнгән рәсем күргәзмәләре оештырылды.
-
Тылсымлы куллар 27.10.2014

Сәнгать эшчәнлеген оештырганда гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Валиуллина Фәридә Нурзадовна балаларны традицион булмаган ысул белән-уч төпләре ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтеп, рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
Көз бәйрәме 23.10.2014

Бакчабызда бүген көз бәйрәме – Уңыш бәйрәме үтте.
Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!
Бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар, шигырьләр, уеннар булды,балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.







