Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Әкият" лагере-4 көн. Кече елгаларны, инешләрне саклау көне. 04.06.2015

"2015 ел - Татарстанда Парклар һәм скверлар елы " уңаеннан викторина үткәргәннән соң, ял итүчеләр Ашыт елгасы буена экскурсиягә кузгалдылар. Балык тотып, туризм серләрен ачыклап, рәхәтләнеп ял иттеләр.Хезмәт лагеренда йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләрен дәвам итәләр.
-
Рус теленнән ОГЭ 03.06.2015

Бүген 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ тапшырдылар.
-
"Әкият" лагере-3 көн. Яшь детективлар көне. 03.06.2015

Сәламәтлек минуты "Тешләрегезне саклагыз" темасына багышланды.Хәзинә эзләү, детектив фильм карау балаларга бик ошады. Шашка ярышы үткәрелде.Кул эшләре түгәрәгендә дә теләп шөгыльләнделәр.
-
"Әкият" лагере-2 көн. Лагерьны ачу. 02.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң лагерьны ачу тантанасы үткәрелде. Балалар отряд почмаклары ясадылар, "Исәнме, лагерь!" дискотекасында рәхәтләнеп биеделәр.
-
"Әкият" лагере-1көн. Балаларны яклау көне 01.06.2015

Бүген, Күшәр төп белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Әкият" лагере үзенең эшен башлап җибәрде.Ял һәм сәламәтләндерү лагерена 24 бала, хезмәт лагерена 5 бала йөри. Балаларга күңелле, имин яллар теләп калабыз.
-
Дуслык учагы – 2015! 30.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Дуслык учагы-2015" фестивалендә үткәрелгән ярышларда мәктәбебез командасы "Салют, Победа" отчет-презентация" номинациясендә 3 нче урын яулады. Котлыйбыз аларны!
-
Табигать кочагында 28.05.2015

Укучыларыбыз елдагыча уку елы ахырында табигатькә кунакка чыга. Бүген дә 5 нче сыйныфлар бу матур традицияне бозмыйча, көннәрен күңелле үткәреп кайттылар.
-
Күшәр авылы буйлап 27.05.2015

Бүген без, башлангыч сыйныф укучылары, Күшәр авылы хезмәтчәннәре белән очраштык.Авыл хуҗалыгы объектларында булдык. Чын мәгънәсендә авылыбыз белән горурландык.
-
Математикадан ОГЭ 27.05.2015

Бүген 9 класс укучылары математикадан ОГЭ бирделәр. Аларга җиңел чишелешле биремнәр теләп калыйк!
-
Гани Сафиуллин музеенда 26.05.2015

Иске Кишет авылында урнашкан (Арча районы)Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда булдык. Музей җитәкчесе Гөлфия апа, безне Гани Сафиуллинның тормыш юлы, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, сугыштан соң башкарган эшләре белән таныштырды. Гани Сафиуллин батырлыгы соклану һәм горурлык хисләре тирәнәйтте.













