Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бердәм республика тесты 12.05.2015

Бүген, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм Республика Тесты тапшыралар. Уңышлар сезгә!
-
Галиев Фәйзи ага белән очрашу 11.05.2015

11 май көнне мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә Түбән Шашы авылында матур гына гомер кичерүче, Галиев Фәйзи ага белән очраштылар. Фәйзи ага балаларга фронт вакыйгалары һәм сугыш чорында авылдагы тормыш турында сөйләде һәм үзенең “Безнең көннәр” дип исемләнгән китабын бүләк итеп калдырды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее 09.05.2015

9 май – Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Әлеге Бөек дата Әтнәдә зур тантана буларак билгеләп үтелде. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше, мөгаен, стройда хәрбиләрчә атлап үтүче укучылар булгандыр. Алар арасында безнең мәктәпнең дә 16 укучысы бар иде.
-
Тантаналы митинг 08.05.2015

8 май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митингта тыл батырлары, сугыш чоры балалары катнашты. “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, укучылар сугышта үлеп калган бабаларының, тыл батыры булган әбиләренең фотоларын кулларына күтәреп чыктылар.
-
Тыл батырлары һәм сугыш чоры балалары бездә кунакта. 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Күшәр мәктәбендә тыл батырлары, сугыш чоры балалары өчен Күшәр күмәк хуҗалыгы тарафыннан чәй өстәле әзерләнде, мәктәп укучылары кунакларга бәйрәм концерты күрсәттеләр.
-
Яшь укытучыларның семинары! 30.04.2015

Бүген, 30 нчы апрель көнне, Күшәр төп белем бирү мәктәбендә, яшь белгечләр өчен «Мультимедиа технологияләрен куллану аша укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү» дигән темага район семинары булып узды. Укытучылар игътибарына, яшь белгечебез - Мухаметгалиева Эльвира Наил кызы, 8 нче сыйныфта информатика фәненнән " РАЗРАБОТКА И СОЗДАНИЕ КОМПЬЮТЕРНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ МУЛЬТИМЕДИА ТЕХНОЛОГИЙ " темасына ачык дәрес үткәрде. Соңыннан, түгәрәк өстәл артында, бу дәрескә анализ ясалып уңай бәяләнде.
-
«Үлемсез полк» 29.04.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына «Үлемсез полк» дип аталган почмак оештырылды.
-
Үз мәктәбеңә булыш! 29.04.2015

-
“Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы” 28.04.2015

Мәктәптә Габдулла Тукай туган көненә багышланган “Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Укучылар шагыйрь тормышы турында белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр, шагыйрьнең иҗаты турында күзаллауларын үстерделәр. “Туган тел” җыры хор белән башкарылды.
-
"Язгы изгелек атнасы" акциясенә йомгак ясалды 27.04.2015

Бүген мәктәптә "Язгы изгелек атнасы" дип аталган акциягә йомгак ясалды. Укучылар бу акциядә теләп катнаштылар. Шулай ук линейкада Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча бурычлар куелды.













