Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Игътибарлы булыгыз! 07.12.2015

Хәзерге вакытта террорчылык иң куркыныч һәм алдан фаразлап булмый торган күренешләрнең берсе. Ул төрле урыннарда төрле формаларда оештырылырга мөмкин. Сизгерлекләрен югалткан очракта террорлык актларында кешеләр корбан була! Зинһар, игътибарлы булыгыз!
-
Сак булыгыз: боз! 05.12.2015

"Сак булыгыз: көзге боз!" Әлеге темага укытучылар классларда сөйләшүләр алып барып тора. Бүген класс сәгатендә укучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын ныклап кабатлап чыкты.
-
Очрашу 04.12.2015

Татар теле укытучысы Самигуллина С.Ш. 4 нче декабрь көнне Күлле Киме урта мәктәбендә Сибгать Хәкимнең туган көненә багышланган кичәгә барып кайтты. Очрашуга Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская килгән иде.
-
Балалар оешмалары слёты 03.12.2015

-
Өстәл теннисы 02.12.2015

X Спартакиада кысаларында узган өстәл теннисында 8 нче сыныфтан Хафизова Р.Д. III урынга лаек булды. Укытучысы Абдуллазянов Р.Г.
-
Математикадан ОГЭ 29.11.2015

Бүген 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарына әзерләнү максатыннан Математикадан ОГЭ эшләре эшләделәр.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 28.11.2015

Әниләр көне уңаеннан һәм "Самостоятельные дети" акциясе кысаларында мәктәп укучылары әниләрне бәйрәм белән котлап үзләренең тирән ихтирамын һәм әниләргә эчкерсез мәхәббәтен кояш төсендәге ленталар бүләк итеп белдерделәр.
-
Экскурсия 28.11.2015

Планерлар мәктәбенә йөрүче укучыларыбыз Коркачида урнашкан аэродромда экскурсиядә булып кайттылар.
-
Әниемә бүләк 27.11.2015

Әниләргә иң зур бүләк баласының үз куллары белән ясаганыдыр, мөгаен. Бүген башлангыч класс укучыларының һәркайсы күтәренке кәеф белән әнисен котларга ашыкты.Котлауларга без, укытучылар да кушылабыз.
-
Ачык дәрес 27.11.2015

27 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрәфетдинова А.Ф. 4 нче сыйныфта Әйләнә тирә дөнья фәненнән "Россиянең табигый зоналары буйлап сәяхәт" итеп ачык дәрес күрсәтте. Укучылар табигый зоналарга аерым тукталдылар,карта белән дә эшләделәр. Дәрес укучыларга да,кергән кунакларга да ошады.













