муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Бакчада көзге эшләр 04.10.2019

Бүген укучылар мәктәп бакчасында соңгы уңышны җыйдылар. Кәбестәләрне алып, саклауга куяр өчен әзерләделәр. Барлык укучылар да тырышып эшләде. Афәрин!!!
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш 04.10.2019

Хәзер авыл урамнарында да машиналар күп йөри. Юлга чыксак аптырап, югалып калабыз. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “өй – мәктәп – өй” маршруты буенча “куркынычсызлык минутлары” үтте. Беренче сыйныф укучыларына юлны имин чыгу кагыйдәләре аңлатылды.
Юл билгеләрен исегездә тотыгыз! Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз.
-
Хезмәт ветераннарына ярдәм итү- һәр кешенең изге бурычы 03.10.2019

Ялгыз яшәүче өлкәннәргә, хезмәт ветераннарына ярдәм итү- һәр кешенең изге бурычы. Бу атнада укучылар ялгыз әбиләрне бәйрәм белән котладылар, аларга кулдан килгәнчә өй эшләрендә булыштылар.
-
Сез иң гүзәл кеше 02.10.2019

Мәктәбебездә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан “Сез иң гүзәл кеше” темасына рәсем конкурсы уздырылды. Укучылар бик теләп катнашты.
-
Укытучылар көне 02.10.2019

Укытучылар көне- көзге матур бәйрәмнәрнең берсе. Ул гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Укучыларыбыз әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан үткәрелгән акциядә актив катнашалар. Бүген алар укытучылар хөрмәтенә флешмоб биеделәр.
-
01.10.2019

Мәктәбебездә татар халкының традициясен, культурасын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу тема класс сәгатләрендә, әңгәмәләр вакытында тирәнтен карала.
-
Өлкәннәргә бүләк 01.10.2019

1 октябрь - өлкәннәрне хөрмәтләү һәм ихтирам көне уңаеннан 1 нче сыйныф укучылары әби-бабайларын тәбрикләргә открытка ясадылар. "Үз кулларың белән ясалган бүләктән дә яхшысы юк", - диләр алар.
-
Өлкәннәр көне 30.09.2019

1991 елның 1 октябреннән башлап бөтен дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне бигрәк тә ялгыз әби-бабайлар, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр, тормыш шартлары начар булган олы кешеләр игътибар үзәгендә булырга тиеш. Аларның аздан да күңелләре була. Бу көнгә 6 нчы сыйныф укучылары күршеләрендә яшәүче әби-бабаларына бүләкләр ясадылар.
-
Көрәш ярышы 28.09.2019

28 нче сентябрь көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә 2004-2005 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узды. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары Закирҗанов Әлфис 60 кг , Вәлиев Илмир 45 кг кадәрге үлчәүдә 2 нче урынны яуладылар. (Тренерлары - Ахмадиев М.Г.) Егетләргә алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Бакчада көзге эшләр 27.09.2019

Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары җәй буе мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр. Мәктәп бакчасы һәркемне үзенә җәлеп итеп торды. Менә хәзер бакчада көзге эшләр бара. Укучылар, кечкенә булсалар да, барлык эшләрдә дә актив катнашалар.









