муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Көзге бал 28.10.2019

Бүген мәктәбебездә көзге бал булып узды. Барлык укучылар актив катнашты. Һәрбер класс көзге уңышлардан күргәзмә оештырды, иң күркәм ел фасылына багышлап стенгазета чыгарды. Аннан бәйрәм кичәсе булып узды. Укучылар бик теләп скетчлар куйдылар, биюләр белән чыгыш ясадылар. Укучылар өчен дискотека да оештырылды. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Көз ул - муллык 26.10.2019

Көз - муллык, байлык ае. Көз темасына багышлап чыгарылган газеталарда укучылар көзнең барлык билгеләрен чагылдырырга тырыштылар.
-
"Без- терроризмга каршы" 25.10.2019

Терроризм төшенчәсен һәркем аңлый, тик шулай да балаларның кабат исләренә төшерү комачауламас дигән максат белән бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Без- терроризмга каршы" дигән тема астында танып-белү сәгате уздырылды. «Терроризм - бөтен дөнья проблемасы» исемле презентация күрсәтелгәннән соң шул темага рәсем ясалды. Укучылар теракт корбаны булмау, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирделәр.
-
Профориентация 24.10.2019

Чыгарылыш класс укучылары өчен быел бик җаваплы чор. Бүген алар белән очрашуга Казан кооператив институтыннан вәкилләр килде. Алар уку йорты турында мәгълүмат бирделәр, укучыларга буклетлар өләштеләр.
-
Укучылар иҗаты 23.10.2019

Мәктәбебездә көз темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар краскалар, карандашлар кулланып көзнең матурлыгын чагылдырган рәсемнәр ясадылар.
-
М.Кәримнең тууына - 100 ел 23.10.2019

Бүген Башкортстанның халык шагыйре М.Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан "Үз милләтенең рухи йолдызы" дип исемләнгән әдәби кичә (класс сәгате) үткәрелде.Укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар алдылар, шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.
-
Сәламәт яшәү рәвешен алып бару 22.10.2019

Бүген Алан башлангыч мәктәбендә 2 сыйныф укучылары белән "Сәламәт яшәү рәвешен алып бару" турында әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәдә укучылар гигиеник таләпләр,дөрес туклану һәм кон тәртибе турында мәгълүмат алдылар.
-
Имтиханнарга әзерлек 21.10.2019

9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән иртәгә булачак сынау имтиханына тырышып әзерләнәләр.
-
Квест "Битва за Кавказ" 19.10.2019

Ученики приняли участие в историческом квесте “Битва за Кавказ”. Они познакомились с историческими фактами, выполняли задания “Ромб”, “Слепые походы”, “Чёрное золото”, определили названия автоматов, пистолетов и винтовок, которыми в годы Великой Отечественной войны вооружали бойцов.
-
Дус сыйныф серләре 18.10.2019

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Дус сыйныф серләре" конкурсының район этабында катнаштылар, уңышларга һәм бердәмлеккә ирешүнең серләре белән уртаклаштылар.









