муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Көзге табигатькә экскурсия 18.10.2019

Бүген Сарай – Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Балалар көзге көннең матурлыгына сокланырга, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәнделәр. Гербарий өчен көзге яфраклар җыелды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды.Э кскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.
-
Күңелле стартлар 16.10.2019

Балаларда спорт белән кызыксыну уяту һәм бердәмлек хисен тәрбияләү максатыннан, бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле стартлар үткәрелде. Алар җитез, көчле булуларын күрсәттеләр.
-
День работников заповедного дела 14.10.2019

В октябре 1999 года в России появился новый профессиональный праздник – День работников заповедного дела. Основная цель Дня работников заповедного дела – не только чествование тех, кто связал свою жизнь с этой профессией, но и привлечение внимания всех россиян к заповедному делу. Ведь заповедная система России – это настоящее национальное достояние, которой можно только гордиться.
С каждым годом численность растений и животных изменяется. К сожалению, негативных тенденций намного больше и всё чаще количество биологических организмов попадает в Красную книгу республики Татарстан. В нынешнее время в составе книги находятся 595 видов растений, грибов и представителей животного мира. Последнее царство занимает практически половину документа (в их число входят зайцеобразные, грызуны, хищные, птицы и др.).
Обо всех животных. Растений, занесённые в Красную книгу, ученики 6 класса узнали на классном часу, проведённым классным руководителем Гимадиевой Г.Н. Учащиеся пришли к выводу, что надо беречь и охранять окружающую среду, что заповедники играют большую роль в сохранении исчезающих видов
-
«Сәламәтлек – зур байлык” 11.10.2019

Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә укучыларны дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан тәрбия сәгате үтте. Соңыннан укучылар гимнастик күнегүләр эшләделәр. Сәламәтлек – зур байлык! Аны сакларга кирәк!
-
Рәсем ясыйбыз 10.10.2019

Бүген укучылар көзгә багышланган рәсем конкурсында катнаштылар. Башта көз турындагы табышмакларга җавап бирделәр, аннары рәсем ясадылар. Рәсемнәрдә елның иң матур вакыты – алтын көз.
-
Армспорт 09.10.2019

8 нче октябрь көнне Арчада армспорт буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Закирова Чулпан катнашты һәм 1 нче урынны алды. Афәрин! Чулпанны әлеге уңышы белән котлыйбыз!
-
Тәрбия сәгате 08.10.2019

Бүген Алан башлангыч мәктәбендә гриппка каршы тәрбия сәгате үткәрелде. Аны авыл фельдшеры Мифтахова Зөлфия Миннахматовна үткәрде. Ул балаларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде.
-
"День вежливых людей" 07.10.2019

7 октября празднуется "День вежливых людей". И в честь этого дня ученики 9 класса провели акцию "Вежливые слова". Они раздали ученикам начальных классов памятки со словами вежливости, научили их этикету разговора
-
Бәйрәм белән! 05.10.2019

5 нче октябрь - УКЫТУЧЫЛАР көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан мәктәптә укучылар тарафыннан әзерләнгән матур һәм җылы кичә узды. Укучылар укытучыларга үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Афәрин!!!
-
Мәдәният йортында кичә 05.10.2019

Бүген Урта Курса мәдәният йортында өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышланган "Китмим әле яшьлек иленнән" дип исемләнгән матур кичә узды. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары да катнашты.









