муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 319 ( 320 ) >>
-
"Спортлы Татарстан" акциясен йомгаклау 23.04.2016

Бүген мәктәбебезнең егетләр һәм кызлар командасы район беренчелегенә уздырылган волейбол ярышында катнаштылар. "Спортлы Татарстан" акциясенең соңгы көнендә алар безнең мәктәпне тәмамлап, хәзерге вакытта Арчаның икенче номерлы мәктәбендә укучы, Россиянең спорт мастерлыгына кандидат Сәләхова Фәнүзә белән очраштылар.
-
Тукай иҗаты - рәсемнәрдә 22.04.2016 Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләрне сынлы сәнгать дәресләрендә укучылар яратып ясый. Алар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә оештырылды.

-
"Мәрхәмәтле Татарстан"- "Мәрхәмәтле җир" 22.04.2016

22 апрель - Җир көне буларак, 8 сыйныф укучылары катнашында “22 апрель-Җирнең туган көне” дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә вакытында түбәндәге темалар каралды:бу көннең килеп чыгу тарихы, җиребезнең кешелек дөньясындагы әһәмияте һәм аның кеше эшчәнлегеннән нинди зыян күрүе (физик,химик), табигатебезне саклау өчен тәкъдим ителгән чаралар (тыюлыклар, заказниклар,милли парклар, Кызыл китап, тирә-юнебезне чистарту максатыннан оештырылган өмәләр, агач утырту). Ахырдан укучыларга экологиядән белемнәрен тикшерү өчен тест тәкъдим ителде һәм шунда ук анализланды.
-
"Габдулла Тукай – великий татарский поэт" 21.04.2016 21 апреля в 7 классе проводился классный час под названием "Габдулла Тукай – великий татарский поэт". Учащиеся 7 класса выпустили газету на тему: "130 лет Тукаю". Они подготовили иллюстрации к произведениям Тукая, стихотворения поэта, переведенные на русский язык. Ребята работали с воодушевлением. Во время работы вспоминали биографию поэта. Отвечали на вопросы.

-
Ашытбашта шашка-шахмат ярышы 21.04.2016 Бүген Ашытбаш мәктәбендә район мәктәпләренең шахмат сөючеләре ярышка җыелды. 5 сыйныфка кадәр балалар шашка уйнаса, ә аннан зурраклар шашкада да, шахматта да көчләрен сынады. Әлеге ярышта 3 нче класс укучысы Шәфигуллин Камил 3 нче урынны яуласа, 6 нчы класс укучысы Хәмзин Ришат 2 нче урынга лаек булды.(Тренерлары - Лотфуллин М.Л.)Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

-
"Добрый Татарстан" - "Мой спортивный кумир" 21.04.2016 21 апреля в рамках акции "Спортивный Татарстан" учащиеся 7 класса брали интервью ("Ты - наша гордость") у победителя по национальной борьбе - Мухарлямова Айдара. Получился очень интересный диалог. Учащиеся задавали ему такие вопросы как: Почему ты выбрал именно национальную борьбу? Чем он интересен? Не боишься ли ты травм? Помогает ли этот вид спорта вести здоровый образ жизни? Как к этому относятся твои родители? Каких усилий требует эта борьба? Как это быть победителем?

-
"Мәрхәмәтле Татарстан" - "Донор көне" 20.04.2016 Язгы мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. Бүген мәктәптә “Донорлар көне” нә багышланган чаралар үтте. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, 6 нчы сыйныф укучылары фельдшер-акушерлык пунктында булдылар. Авыл фельдшеры Нәбиева А.Ш. укучыларга донор сүзенең мәгънәсен аңлатты, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Кеше язмышына битараф булмыйк! Ярдәмләшеп яшик!

-
Спорт киносы 20.04.2016 20 апрель көнне 7-8 сыйныф укучылары, информатика укытучысы белән берлектә, спорт турында кинофильм карадылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында фикер алыштылар һәм танылган спортчылар тормышы белән якыннанрак таныштылар. Чара азагында бердәй фикергә килделәр: безнең сәламәтлегебез һәркемнең үз кулында! 9 сыйныф укучылары “ВидеоСТУДИЯ” программасында видеоролик ясау серләренә төшенделәр, спорт темасына кыска гына кинофильм ясадылар.

-
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә 20.04.2016 Апрель аенда һәркемнең күңелендә Тукай рухы яши. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “Тукай дәресләре” үтте. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләп, рәсем-иллюстрацияләр ясадылар.

-
Г.Тукайга багышланган дәрес 20.04.2016 Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Бөек шагыйребезнең тууына 130 ел булу уңаеннан, бүген мәктәптә бердәм Габдулла Тукай дәресе үткәрелде. Укучылар белән Тукайның тормыш һәм иҗат юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, аларга викторина сораулары тәкъдим ителде. Башлангыч класс укучылары шагыйрь әсәрләре буенча куелган татарча мультфильмнар да карадылар.










