муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 ( 315 ) 316 317 318 319 320 >>
-
Лагерьда “Җырлыйк әле” уены 10.06.2016

10 июнь көнне “Кояшкай” балалар лагеренда “Җырлыйк әле” дип аталучы тематик көн узды. Укучылар ике командага бүленеп бәйгедә катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге ахырында җиңүче команда билгеләнде һәм ике командага да грамоталар тапшырылды. Көн дәвамында күңелле уеннар үткәрелде, дискотека оештырылды. Көн файдалы һәм күңелле үтте
-
Китапханәгә экскурсия 09.06.2016 9 июнь көнне лагерьда тәрбияләнүче балалар белән Югары Курса авылына китапханәгә экскурсия оештырылды. Китапханәче Минһаҗева Дамира апа укучыларны "Минем кече туган илем" күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар яңа чыккан китаплар белән таныштылар, газета-журналлар укыдылар. Югары Курса авылында төзелеп килүче мәчет, Габденнасыйр Курсавига куелган мемориаль таш янында фотога төштеләр. Экскурсиядән алган тәэсирләрен балалар соңыннан рәсемнәрдә чагылдырды.

-
“Әкияти хәрефләр көне” 08.06.2016 8 июнь көнне “Кояшкай” лагеренда “Әкияти хәрефләр көне” дигән тематик көн уздырылды. Укучылар арасында бәйгеләр оештырылды (командаларга бүленеп, куллар һәм аяклар ярдәмендә хәрефләр төзеделәр, рәсемнәр ясадылар), төрле күңелле уенннар үткәрелде, укучылар бик мавыгып шашка-шахмат уйнадылар. Көн күңелле узды.

-
Сәламәтлек көне 07.06.2016

7 июнь - “Кояшкай” лагеренда – “Сәламәтлек көне” . Бүген көн иртәдән болытлы, яңгырлы. Иртәнге линейкадан соң без зарядка ясадык, аннары ашханәгә ашарга бардык. Спортзалда “Күңелле стартлар” уен-ярыш уздырдык. Һәр бала ярышта теләп катнашты. Көннең икенче яртысында күңелле уеннар уйнадык. Безнең бүгенге көнебез сизелми дә узып китте.
-
Без спортны яратабыз! 06.06.2016 Спорт - ул сәламәтлек. Лагерьда тәрбияләнүче балалар спорт уеннарын -волейбол, футбол, пионербол, баскетболны аеруча яраталар. Бүген баскетбол ярышы үтте. Ярыш "Непобедимые" командасы файдасына 4:1 белән тәмамланды. Кәрзингә иң күп туп кертүче - Шагниев Рәмзил. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

-
Асфальтка рәсем ясау конкурсы 05.06.2016

5 июнь көнне “Кояшкай” лагеренда көн җанлы башланып китте. Укучылар “Тынычлык, иминлек, дуслык” темасына асфальтка рәсем ясадылар. Алар үз эшләреннән канәгать калдылар.
-
Г.Курсавига мемориаль такта кую тантанасы 04.06.2016 4 нче июнь көнне Югары Курса авылында мәгърифәтче галим Габденнасыйр Курсавига истәлек ташы куелды. "Кояшкай" лагеренда тәрбияләнүче балалар белән экскурсия оештырылды.

-
Лагерьда 3 нче көн 03.06.2016 Бүген 3 нче июнь. “Кояшкай” лагерында иртәнге линейка уздырылды. Бүгенге планнар турында укучыларга хәбәр ителде. Иң үрнәк укучы лагеребызның флагын күтәрде. Иртәнге аштан соң, Кесмәс елгасына балык тотарга киттек. Һәрберебезнең күңелләре шат иде. Чөнки һәрберербез эчтән генә зур һәм күп балык тоту турында хыяллана. Хыялыбыз бушка булмады, “Спортсменнар” отрядыннан Шәфигуллин Камил зур чуртан тотты. Аны шушы уңышы белән котлыйбыз! Төшке ашка без балыклар тотып, күтәренке рух белән кайттык. Көндезге аштан соң күңелле уеннар уйнадык. Безнең бүген көнебез күңелле үтте.

-
Табигатькә экскурсия 02.06.2016 2 нче июнь көнне “Кояшкай” балалар лагерына йөрүче укучылар, әйдаманннар белән берлектә, көнне табигатькә экскурсия һәм дару үләннәре җыю белән башлап җибәрделәр. Укучылар бу эштә бик теләп, кызыксынып катнаштылар, иң актив укучылар билгеләнде. Алга таба көн төрле-төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Барлык укучылар да өйләренә канәгать булып, яхшы кәеф белән кайтып киттеләр. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.

-
1 июнь-балаларны яклау көне 01.06.2016 Бүген мәктәп яны "Кояшкай" лагере эшли башлады.Анда 18 укучы ял итәчәк. Тәрбиячеләр укучылар белән төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештыра.Укучыларга биредә бик күңелле.










