муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 ( 319 ) 320 >>
-
“Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе 30.04.2016 30 апрель көнне Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә районкүләм бәйге - "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы уздырылды. Ул быел ГИБДД ның 80 еллык юбилеена багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләре,беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча көч сынаштылар.Мәктәбебезнең 4 класс укучылары Бикбаева Алия, Гарифуллина Рания, Шафигуллин Камил, Шагниев Рәмзил бу бәйгедәге барлык конкурсларда да актив катнаштылар.

-
Өмәдә 30.04.2016

Бүген мәктәбебезнең укытучылары, барлык укучылары өмәдә катнаштылар. Мәктәпнең тирә-юне, койма буйлары корыган үләннәрдән чистартылды.
-
"Без - Тукай варислары!" 29.04.2016

28 нче апрель көнне Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Без - Тукай варислары" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 3 нче класс укучылары Шәфигуллин Камил, Шаһниев Рәмзил, 8 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә дә катнашты. Минһаҗева Зилә "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды. 3 класс укучылары Камил белән Рәмзил дә уңышлы чыгыш ясадылар.Котлыйбыз!!!
-
Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы 28.04.2016 Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап, ел саен 20-25 апрельдә уздырыла. Төп максаты – республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче класс укучылары фельдшер -акушерлык пунктында булдылар. Фельдшер Набиева Альбина апалары прививка төрләре, аларны саклау үзенчәлекләре белән таныштырды. Прививка ясау үзенчәлекләре белән таныштыргач, прививка ясау ысулларын күрсәтте.

-
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 27.04.2016 Халыкара хезмәтне оештыру оешмасы 28 апрельдә бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очраклары һәм авыруларны булдырмау максатында Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Күп кенә илләрдә милли хакимият органнары, профсоюзлар, эш бирүчеләр оешмалары, хезмәтне саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр бу көнне хезмәтне саклауга багышланган чаралар үткәрәләр. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы да бу датаны билгеләп үтте.

-
Кызларыбыз - җиңүче! 26.04.2016 Бүгенге линейкада район беренчелегенә уздырылган волейбол ярышында 1 нче урынны яулаган кызлар командасын бүләкләү булды.Район мәктәпләре арасында уздырылган ярышта мәктәптән егетләр һәм кызлар командасы катнашкан иде. Команда составында уйнаган кызларыбыз Галимуллина И.(9 кл.), Мингазова З.(8 кл.), Садриева А. (8 кл.), Мингазова И.(7 кл.) Мөхәмәдиева А.(8 кл.),Хөснетдинова И.(6 кл.), Зәйнетдинова Э.(4 кл.)бу ярышта сынатмады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

-
Г.Тукайның тууына 130 ел 26.04.2016

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
26 нчы апрель - милләтебезнең йөзек кашы, даны татар дөньясының бөтен кыйтгаларына таралган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген мәктәбебездә сөекле шагыйребезнең 130 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы - башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында шигырь бәйрәме үтте. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку 25.04.2016

…Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,-
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Г.Тукай.
Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Ул – балаларның үз шагыйре, аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Бүген 5-8 нче класс укучылары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урында 8 нче класс укучылары Минһаҗева Зилә, Садриева Альбина, 2 урында 5 класстан Гайнуллина Зилә, Яруллин Дәниф, 6 класстан Зәйнетдинов Илмир, 3 урында 8 класстан Мөхәмәдиева Алия, 6 класстан Габидуллина Гөлчәчәк.Әлеге конкурста актив катнашкан укучыларга рәхмәт белдерәбез. Афәрин, укучылар!
-
Без - Тукай оныклары 23.04.2016

Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган телең”не.
Әйе, бүген һәркем Тукай иҗатын укый, аны өйрәнә, җырларын җырлый, әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Г.Тукай үзе дә белем алуны – яңа көн башлану белән тиңли. “Укымак – дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр”- дигән Тукай. Мәктәбебез укучылары да Тукай иҗатын чагылдырып, газеталар чыгаралар, буклетлар, презентацияләр ясыйлар.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" - "Георгий лентасы" 23.04.2016 “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында 5 нче сыйныф укучылары обелискка барып, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Волонтерлар укучыларның ветераннар, сугыш вакыйгалары турында белемнәрен тикшерделәр, дөрес һәм тулы җавап бирүче укучыларга “Георгий лентасы” тактылар.










