муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
"Туган тел- иң татлы тел" шигырь укучылар бәйгесе 04.04.2018
Арча Укучылар сараенда Ш.Галиевның тууына 90, Ф.Яруллинның тууына 80 елга багышланган "Туган тел- иң татлы тел" исеме астында шигырь укучыларның район бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә катнашып, 7 нче класс укучысы Зилә Гайнуллина I дәрәҗә дипломга лаек булды.(Укытучысы - Юнысова Р.К.) -
Без бергә фестивале 03.04.2018

Арча балалар сәнгать мәктәбендә республикакүләм үткәрелүче "Без бергә" фестивале үтте. Әлеге чарада зона этабында җиңеп чыккан "Мизгел" бию төркеме һәм 3 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим катнашты. Алар икесе дә бу бәйгедә лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Конкурс юных чтецов "Живая классика" 01.04.2018

30 марта на базе МБОУ «Нижнеметескинская ООШ» был проведен районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая Классика- 2018». Ученица 9 класса нашей школы Султанова Камиля была награждена Дипломом III степени, прочитав отрывок из произведения Л.Чарской «Моя мамочка». Её руководитель – учитель русского языка и литературы Гимадиева Гульгена Нурулловна.
-
Мәктәптә көрәш ярышы 31.03.2018
31 мартта Урта Курса мәктәбендә 2002—2004 елгы малайлар, яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булды. Әлеге спорт чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район татарча көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев, «Курса МТС» ы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, “Арча” спорткомплексы җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты. Мәктәбебез көрәшчеләре бу юлы да сынатмады. 50 кг лы үлчәүдә Закирҗанов Әлфис – 3 урын, 60 кг лы үлчәүдә Закирҗанов Илназ – 2 урын, 75 кг лы үлчәүдә Нурисламов Рәниф – 1 урын, 80 кг нан югары үлчәүдә Мөхәрләмов Айдар – 1 урын, Абдуоллимов Олим – 2 урын алды. Шулай ук Камалов Илнар, Бакиров Альмир, Зәйнетдинов Илмир да үз үлчәү авырлыкларында бил алышты.Ярышта барлыгы 70 ләп көрәшче катнашты. Командалар арасында Урта Курса мәктәбе командасы 1 нче урынны алды. Тренеры — Марат Әхмәдиев. 2 нче урында — Яңа Кенәр мәктәбе командасы, тренеры - Зөлфәт Хәйруллин. 3 нче урында — Шушмабаш мәктәбе командасы, тренеры - Марат Сәлахов.«Курса МТС» ы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов абсолют батырга тәкә бирде. Тәкәне Урта Курса мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рәниф Нурисламов алды. Барлык көрәштә катнашкан укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! -
"Арча ягы-данлы Тукай ягы"XIII республика балалар иҗаты конкурсы 29.03.2018
27 март көнне Арча сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 елга багышланган "Арча ягы-данлы Тукай ягы" дип исемләнгән XIII республика балалар иҗаты конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең 3 укучысы бу конкурста бик уңышлы чыгыш ясадылар: Минһаҗев Ильяс I дәрәҗә дипломант, Гайнуллина Зилә I дәрәҗә лауреат булдылар. Ә Минһаҗев Самат конкурсның иң югары бүләге - Гран-прига лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары Гайнуллин Б. М. һәм Валиуллина В. В.ны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
"Алтын мирас" балалар һәм яшьләр иҗаты республика фестивале 28.03.2018

25 март көнне Казанда "Алтын мирас" балалар һәм яшьләр иҗаты республика фестивале узды. Әлеге бәйгедә укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар: Закирҗанов Кәрим "Вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат, Минһаҗев Самат "Инструменталь башкару (баян)" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (укытучылары Гайнуллин Б.М.) Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Т.Зарипов истәлегенә чаңгы ярышы 27.03.2018

24 нче март көнне Арча стадионында 2007-1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында Т.Зарипов истәлегенә чаңгы ярышы үтте. 1 км лы арада 2006-2007 нче елгы укучылар арасында мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Бикбаева Алия 2 нче урынны алды. Яруллин Дәниф, Зәйнетдинов Илмир, Бакирова Диләрә дә әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. (тренер – Минһаҗев М.В.)
-
"Дулкыннар -2018" республика бәйгесе 27.03.2018

Укучыларыбыз музыка буенча Республика һәм Россиякүләм конкурсларда даими катнашалар һәм уңышлары белән сөендереп торалар. Март ае бәйгеләргә аеруча бай булды. Закирҗанов Кәрим мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова истәлегенә оештырылган "Дулкыннар 2018" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап диплом һәм кубок белән бүләкләнде (укытучысы Гайнуллин Б.М.) Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
"Минем балачагым шигырьләре" конкурсы 26.03.2018

26 нчы мартта 1 нче мәктәп базасында "Минем балачагым шигырьләре" район конкурсы узды. Конкурс балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм оста шигырь сөйләүчеләрне барлау максатыннан оештырылды. Конкурста 3 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Зөләйха Р. Миңнуллинның "Сезне дә чакырачакмын" шигырен оста башкарып II урынга лаек булды, 4 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Галим "Юкка малай булганмын" шигырен сөйләп катнашучы сертификатына ия булды. Котлыйбыз!
-
Волейбол ярышы 26.03.2018

Мәктәпләр арасында волейбол уеннары буенча көчле командаларны ачыклау һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау максатыннан мәктәпләрдә волейбол ярышлары үтә. Бүген Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән зона ярышында МБОУ "АСОШ №2", МБОУ "Сикертән төп гомумбелем мәктәбе", МБОУ "Урта Курса төп гомумбелем мәктәбе" хатын -кызлар командалары көч сынашты. Финал ярышларында катнашу хокукын МБОУ "АСОШ №2" командасы яулады. Алдагы уеннарда да аларга уңышлар телибез!









