муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
15 июнь - начар гадәтләргә - "юк"! 15.06.2017

Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр... Начар гадәтләрне булдырмау өчен укучылар белән тәрбия сәгатьләре уздырылды, рәсемнәр ясалды.
-
14 июнь - Туган авыл көне 14.06.2017

Бүгенге сәламәтлек минутлары "Минем көндәлек режимым" темасы астында үтте. Укучылар белән "Авылым чишмәләре" темасына әңгәмә үткәрелде, аннары укучылар әйдәманнары белән чишмә янына бардылар, дару үләннәре җыйдылар. Төшке аштан соң көн күңелле уеннар белән үрелеп барды.
-
13 июнь - Бөек Ватан сугышы геройлары көне 13.06.2017

"Минем буем һәм авырлыгым" темасына cәламәтлек минутлары узды. Аннан "Авылым геройлары" презентациясе карадык. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән таныштык, һәйкәл тирәсе чистартылды һәм чәчәкләр салынды.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2017

12 июнь - Россия көне! Шушы форсаттан файдаланып, укучылар белән туган илебез, дәүләтебез турында сөйләшенде, презентацияләр күрсәтелде. Укучылар асфальтка Россия көненә багышланган рәсемнәр ясадылар, кызыклы уеннар уйнадылар.
-
11 июнь - Көлке көне 11.06.2017
«Көлегез, көлегез! Файдасы күп, белегез!”Лагерьда көлке көне игълан ителде. «Көлегез, көлегез! Файдасы күп, белегез!” исеме астында укучылар үзләре яраткан әкият геройлары ярдәмендә яңа әкиятләр уйлап чыгарып, сәхнәләштерделәр. Көн бик күңелле үтте. -
10 июнь - "Китап - белем чишмәсе" 10.06.2017
10 июнь. Лагерьда сәламәтлек минутларында балалар белән дөрес туклану темасына әңгәмә үткәрелде: туклану кагыйдәләре, гигиеник таләпләр, туклануның кеше сәламәтлегенә йогынтысы. Иртәнге аштан соң Югары Курса авылындагы авыл китапхәнәсенә юл тоттык. Китапханәче Гайнуллина Алия апалары балалар белән "Китап - белем чишмәсе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Балалар китапханәдәге балалар өчен яңа чыккан китаплар белән таныштылар.Аларны бигрәк тә энциклопедияләр кызыксындырды. Китапларны өйләренә уку өчен яздырып та алдылар. Сәяхәт вакытында Югары Курсаның истәлекле урыннары - Габденнасыйр Курсавига куелган һәйкәл, төзелеп килүче Илдус мәчете, чишмәләр белән дә таныштылар. Сәяхәтебез күңелле һәм файдалы үтте, балаларга бик ошады. -
9 июнь - Табигать көне 09.06.2017
Табигатьне саклау - безнең бурыч!Лагеребызда кызу эш көннәре дәвам итә. Укучылар бүген "Табигатьне саклау - безнең бурыч!" дигән девиз астында үткән рәсем конкурсында катнаштылар, Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләшенде, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. -
8 июнь - Гаилә көне 08.06.2017

Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә - бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала. Бүген мәктәп лагерында гаилә көне билгелэп утелде. Балалар гаилә эмблемаларын, гаиләләренә багышланган шигырьлэр, хикәяләр яздылар.
-
7 июнь- Сәламәтлек көне 07.06.2017

Лагерыбызда кызу эш көннәре дәвам итә. Бүген бездә күңелле стартлар уены үткәрелде. Сәламәтлек ул- спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Уеныбыз төрле спорт ярышлары белән үрелеп барды. Көнебез бик күңелле үтте.
-
6 июнь - Рекордлар көне 06.06.2017

Бүгенге көнебез "Рекордлар көне" исеме астында үтте. Укучыларга төрле кызыклы рекордлар куйган кешеләр турында сөйләнелде, видео-язмалар күрсәтелде. Төшке аштан соң укучылар үзләре дә скакалкаларда сикереп рекорд куярга тырыштылар. Нәтиҗәдә кызлар арасыннан беренче урынны Бикбаева Айзилә, ә малайлар арасыннан Камалиев Раяз алды. Аларны котлыйбыз!









