муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
"Оригами" технологиясе серләре 11.06.2019

Кояшкай мәктәп яны лагереның бүген 11 нче көне. Иртәнге аш ашаганнан соң Фәнзилә Камиловна балаларга оригами технологиясе белән күбәләк ясатты. Көннең икенче яртысында клуб мөдире Равия апалары балалар мәйданчыгында балаларга кызыклы уеннар уйнатты.
-
"Ут - дошман, ут - дус" 10.06.2019
Лагерьда 10 нчы көн. Көнебез "Ут - дошман, ут - дус" дигән әңгәмә белән башланып китте. Балалар үзләренең тапкырлыкларын, пожар куркынычсызлыгы буенча белемнәрен күрсәттеләр. -
Лагерьда 9 нчы көн 09.06.2019

Лагерьда 9 нчы көн. Лагерь эшчәнлеген дәвам итә. Укучыларыбыз бүген китапханәдә экскурсиядә булдылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар.
-
Спорт марафоны 08.06.2019

Лагерьда 8 нче көн. Бүген лагерьда җитезлегебезне, кыюлыгызны сынадык. Балалар "За колобком" спорт марафонында ярыштылар. Беркем дә читтә калмады, һәрберсе үз командасы өчен җан атты.
-
Лагерьда 7 нче көн 07.06.2019

Бүген укучылар арасында "Минем гаиләм" темасына рәсемнәр ясау конкурсы үтте. Ә аннары алар авыл читендәге соры челәннәр колониясенә экскурсиягә бардылар.
-
Күңелле уеннар 06.06.2019
Лагерьда 6 нчы көн. Бугенге көн тәртибендә концелярия уеннары тора. Балалар 2 командага бүленеп көчләрен сынаштылар. "Кем иң озын чылбыр ясый?", "Кем ручкаларны тизрәк җыя?", "Кем тасманы дөрес үлчи?" кебек уеннар уйнадылар. -
Походта 05.06.2019

Лагерьда 5 нче көн. Бүген без походта. Туган якнын гүзәллеген күзәттек, төрле уеннар уйнадык. Соңыннан шифалы дару үләннәре җыеп алып кайттык.
-
Лагерьда 4нче көн 04.06.2019

Лагерыбызда бүген " Сәламәтлек көне" иде. Шул унайдан балалар комик футбол уйнады. Уйнап арганнан соң ике командага бүленеп "Устами младенца" викторинасында катнаштылар. "Тапкырлар" командасы җиңү яулады.
-
" Әкияттә кунакта" көне. 03.06.2019

Лагеребызда бүген " Әкияттә кунакта" көне. Көнебез бик тыгыз үтеп китте. Балалар белән бергәләшеп Югары Курса авылында урнашкан Габденнасыйр Курсави һәйкәленә сәяхәт кылдык.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. 02.06.2019

"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыталар.









