муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Иң яхшы шахматчы" 10.01.2019

Каникул вакытларында Арча районы мәктәпләре арасында "Иң яхшы шахматчы-2019" исемен алу буенча шахмат ярышы үтте. Әлеге мәртәбәле исемгә бу ярышта 3 нче урынны яулаган Шагниев Рәмзил лаек булды. (тренеры - Лотфуллин М.Л.) Рәмзилне зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Район күләмендә волейбол ярышы 07.01.2019

Бүген мәктәптә Зәйнетдинов Алмаз Мәсгут улы истәлегенә районкүләм волейбол ярышы узды. Биредә Арчадан Муллагалиев Р.А., Таджибаева В.Р., күмәк хуҗалык рәисе Гыйләҗетдинов Р.Г., Алмазның әти-әнисе, тормыш итптәше, балалары, туганнары, дуслары катнашты. Ярышта барлыгы 9 команда көч сынашты. 3 нче урынны Арчаның ДЮСШ командасы, 2 нче урынны Арча станциясе командасы, ә 1 нче урынны Алмазның кул астында шөгыльләнгән укучылардан торган "Курса яшьләре" командасы алды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
-
Чаңгыда шуу 06.01.2019

Каникул вакытында теләгән укучыларга мәктәп янындагы трассада чаңгы шуу мөмкинлеге тудырылды.
-
Арчада чаңгы буенча эстафета 05.01.2019

5 нче гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышта мәктәбебезнең егетләр командасы катнашты. Командадагы егетләребез уңышлы чыгыш ясады. Аларга алдагы ярышларда зур уңышлар телибез.
-
Волейбол секциясендә 03.01.2019

Каникул, бәйрәм вакыты булуга карамастан, мәктәптә волейбол секциясе эшли. Укучылар алдагы ярышларга әзерләнәләр.
-
Шахмат түгәрәгендә 02.01.2019

Каникул вакытларында укучылар шахмат түгәрәгендә шөгыльләнделәр, шашка да уйнадылар.
-
Яңа ел кичендә 31.12.2018

Мәдәният йортында уздырылган Яңа ел бәйрәмендә укучыларыбыз да, аларның әти-әниләре дә актив катнашты, күңелле ял итте.
-
Яңа ел белән! 31.12.2018

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр! Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
-
Ярминкәдә 29.12.2018

28 нче декабрь көнне мәктәп коллективы Урта Курса авыл җирлеге, "Курса МТС" ы белән берлектә Арча шәһәрендә уздырылган бәйрәм алды ярминкәсендә катнашты. Сатуга бик күп төрле товар, шул исәптән бәйләнгән әйберләр дә тәкъдим ителде.
-
Зона буенча шашка, шахмат ярышы 28.12.2018

Бүген мәктәптә зона буенча шашка, шахмат ярышы үтте. Әлеге ярыш мәгариф профсоюз оешмалары арасында уздырылды. Җиңүчеләр ахырдан дипломнар белән бүләкләнде.









