муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
математика атналыгы 01.03.2021

Мәктәбебездә 1 марттан 6 мартка кадәр математика атналыгы старт алды. Атналыкта укучылар логик фикерләүгә мисал, мәсьәләләр чишәләр, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннең матурлыгын күрергә өйрәнәләр, төрле кызыклы конкурс һәм уеннарда катнашачаклар
-
халык уеннары 27.02.2021

Татар гаиләсендә балаларга тәрбия биру милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык. Бүген 5-7 класс укучылар халык уеннары белән таныштылар
-
Открытый урок английского языка 27.02.2021

В 5 классе прошел открытый урок английского языка по теме "Здоровый ораз жизни". На уроке были реализованы все дидактические принципы: наглядности, сознательности, активности, научности, воспитывающего обучения, практичности (связи с жизнью), компетентности, систематичности и последовательности, доступности и прочности знаний. Урок был составлен с учетом требований ФГОС с использованием информационно-коммуникативных технологий.
-
«Туган илем — Татарстан, туган телем — татар теле» 26.02.2021

Туган илгә, туган телгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, Татарстанның дөнья күләмендәге урынын күрсәтү, балаларның сөйләм телләрен үстерү максатыннан 6нчы сыйныфта «Туган илем — Татарстан, туган телем — татар теле» исемле класс сәгате узды.
-
Татар милли ашлары
26.02.2021
2021 ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан 6 нчы сыйныфта «Татар милли ашлары» исемле дәрес узды. Укучылар татар халкының милли ризыклары турында мәгълүмат тупладылар, шигырьләр укыдылар, татар халкының милли ризыкларын рәсемгә төшерделәр. -
«Нәрсә ул патриотизм?” - класс сәгате.
24.02.2021
«Нәрсә ул патриотизм?” - класс сәгате.
Хэрби- патриотик айлык кысаларында 3 нче класста «Нәрсә ул патриотизм?» дигэн темага класс сәгате уздырылды. Дәрестә герой-пионерларның батырлыгы турында сөйләнде, исемнәре аталды, фотолары күрсәтелде. Соңыннан геройлар турында фильм карау оештырылды.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
23.02.2021
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез. Ватанны саклау кебек зур җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, илебезне саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
-
21 февраль - туган тел көне
21.02.2021
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан мәктәп библиотекасында китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2021
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
Татар халык уеннары
20.02.2021
1 нче сыйныф укучылары татар халык уеннары белән таныштылар. Уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба. Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Укучылар “Яулык алыш”, “Түбәтәй”, “Капкалы” уеннары, аларны уйнау тәртибе белән таныштылар һәм уйнап та карадылар. Җырлы-биюле бу уеннар балаларга бик ошады.









