муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Тел күрке-сүз 13.04.2021

Зарарлы гадәтләрнең зыянлы булуына төшендерү, начар сүзләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынтысын аңлату,үз-үзеңне дөрес тәрбияләү максатыннан 3 нче сыйныфта «Тел күрке-сүз» дигән чара уздырылды. Чарада укучылар тел турында мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр тыңладылар. Бер- берләренә игелекле сүзләр әйтештелэр.
-
Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә 13.04.2021

4 нче сыйныф укучылары белән "Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә" темасына класс сәгате үткәрелде. 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Г. Тукайның тууына 135 ел уңаеннан шагыйрьнең иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Я на улице Гагарина! /Поехали! 12.04.2021

Ученик 6 класса Закирзянов Карим принял участие в акции «Я на улице Гагарина! /Поехали!» в деревне Средняя Корса.
-
Шахмат зонасы ачылу 12.04.2021

Буген мәтәбебездә шахмат зонасы ачылды. Тантанада әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүчеләр - авыл жирлеге башлыгы Вафина Р. Р., Курса МТСы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р. Г. та катнашты. Арча районы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Камаева А. Г. мәктәп директоры Яруллин Р. Р. укучыларны әлеге бәйрәм белән котладылар.
-
Выставка в честь празднования 60летия полета в космос. 11.04.2021

В МБОУ «Среднекорсинская ООШ» организована выставка в честь празднования 60летия полета в космос.
-
Космос - это мы. Гагаринский урок 11.04.2021

В целях развития познавательной и творческой активности учащихся, воспитания патриотизма у подрастающего поколения, уважения к достижениям нашей Родины был проведен классный час на тему " Космос - это мы. Гагаринский урок". Классный час проведен 10 апреля 2021 года для учащихся 4 А класса. В классе присутствовали 6 человек.
С каждым годом первый полет человека в космос всё дальше от нас. Но важно помнить, какая огромная работа была проделана, чтобы это свершилось. Наш классный час был посвящён характеристике основных этапов освоения космоса, первому полету Юрия Гагарина. -
Габдулла Тукайның 135 еллыгына 10.04.2021

Шушы көннәрдә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү; телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә уен-викторина үткәрелде. 1 нче сыйныф укучылыры - Тукай әкиятләре, 3 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторинаның соңгы соравына җавап итеп “Туган тел” җырын башкардылар.
-
Космонавтика көне 10.04.2021

1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан.
Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.
СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. Шулай ук, ул көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләнә.
Космонавтика көне уңаеннан укучыларыбыз рәсем ясадылар.
-
Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. 09.04.2021

Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның әһәмияте еллар үткән саен арта гына бара. Аның шигырьләре олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә юл күрсәтүче, булышучы булып тора.
Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә. 6нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләренә төшерелгән мультфильмнары белән таныштылар. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра.
-
Космонавтика көне 08.04.2021

1961 елның 12 апрелендә СССРда гына түгел, хәтта дөньяда да тиңе булмаган зур вакыйга булды - беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан 8нче сыйныфта галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан легендар шәхес Юрий Гагаринга багышланган сыйныф сәгате үтте. Салам түбәле йортта гади колхозчы гаиләсендә туган егетнең галәм киңлекләрен иңләве гаҗәп вакыйга. Юрий Гагаринның биографиясе, аның батырлыкка тиң гамәле укучыларда искиткеч тәэсирләр калдырды.









