муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Сохраним родную планету 19.04.2021

В рамках Республикой акции #ЭкоВесна2021 учащиеся 5 классов принимали участие в конкурсе рисунков "Сохраним родную планету" и провели экологическую викторину "Знатоки природы"приуроченную Республиканской акций #ЭкоВесна2021.
ПЛАНЕТАБЫЗНЫ САКЛЫЙК! -
Экояз акциясе 18.04.2021

1 апрельдә старт алган “Экояз” акциясенә мәктәбебез дә кушылды.
Экология темасына багышланган класс сәгатьләрендә укучыларга җирнең экологик хәле, һаваның, суның пычрану сәбәпләре, тискәре факторлар турында мәгълүмат бирелде.
Кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Укучылар кошлар өчен оялар ясады һәм алар мәктәп территориясенә эленде.
“Экояз” акциясе кысаларында укучылар көче белән макулатура җыю оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар да бу изге эштә читтә калмый.
Булачак уңыш өчен үсентеләр әзерләү – бик җаваплы этап. Аларны утырту, тәрбияләү серләренә укучылар практик эшләр вакытында төшенәләр, аларны тәрбиялиләр.
Экологик чараларда катнашу безне табигать язмышы турында уйланырга чакыра, терек табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.
-
Субботник 17.04.2021

Яз – бөтен тирә-якны тәртипкә китерү чоры. Бу файдалы эштә һәркем актив катнашырга тырыша. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә дә бу чорда эш кайный, территорияләр җыештырыла, өмәләр үткәрелә
-
Без Тукайны яратабыз 17.04.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 8нче сыйныф укучылары өчен "Без Тукайны яратабыз" исемле "Тамчы-шоу" уены уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп, Тукаебызның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирде, рәсемнәргә карап аның әкиятләрен, музыкасын тыңлап, шигырьләрен таныдылар, шигъри юллары тудырган матурлыкка сокландылар/ Уен татарның мәңге үлмәс гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле 17.04.2021

14 апрельдә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә "Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле" дигән темага Халыкара конференция узды. Әлеге конференциянең эшендә мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарифуллина Рәсилә Флер кызы да "Сөембикә" журналы мәгърифәтле "милләт аналары" "җитештерүче" мәктәп" исемле чыгышы белән катнашты һәм Россия кооперациясе университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Халкыбызның күңел җәүһәрләре 16.04.2021

Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һәм сәнгате ерак тарихка тоташа. Халкыбызның күңел җәүһәрләре: нәфис итеп эшләнгән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, чигү үрнәкләре, сөлгеләр һәм әлбәттә, күнгә бизәк төшереп эшләнгән әйберләр. Болар барысы да - чын сәнгать әсәрләре. Укучыларда халкыбызның милли хәзинәләренә кызыксыну уяту, әби-бабаларыбыздан сакланып килгән матурлыкны күрә белергә өйрәтү, халкыбызның күңел бизәкләре белән тулырак таныштыру максатыннан, 6 нчы класс укучылары туган якны өйрәнү музееенда булды. Аларга халкыбызның гасырдан-гасырга күчеп килгән йолалары, тормыш-көнкүреше, күңел бизәкләре турында мәгълүмат бирелде.
-
Эковесна2021 16.04.2021

В рамках республиканской акции «Эковесна2021» в 1 классе прошёл классный час «Что такое экология?». Ученики узнали о значении экологии в жизни человека, составили правила поведения в лесу.
-
Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе 16.04.2021

4 нче сыйныф укучысы Зэйнетдинова Гөлинә район күләмендә үткәрелгән "Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе" дип аталган район күләм җыр бәйгесендә "Дәртле җыр" номинациясендә җиңү яулады.
-
Хокук бозуны кисәтү 15.04.2021

Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру. Укучылар белән хокук бозуга каршы профилактика – катлаулы, күп аспектлы, дәвамлы эш. Шушы максаттан бүген 8-9 нчы класс укучылары участок уполномоченные Нургаянов Ш.Р. белән очраштылар.
-
Туган телне белү — бөек эш! 14.04.2021

2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6нчы сыйыфта «Туган телне белү — бөек эш!» дип исемләнгән класс сәгате булып узды. Укучылар күренекле татар язучыларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерделәр, туган тел турындагы сүзләрдән әйтемнәр төзеделәр.









