Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
24.04.2015

Мәктәбебездә Тукай атналыгы бара. Бүген 5 – 8 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәгыймова Равилә һәм Сабирова Ләйсән җитәкчелегендә Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” кичәсе узды. Кичәнең эпиграфы – “Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!” Кичәнең максаты : Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турындагы белемнәрне тирәнәйтү; яраткан шагыйребез иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Укучылар ике командага бүленеп Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен сынадылар, язучыбыз иҗатына багышланган эчтәлекле презентация карадылар. Тукай шигырьләре – телләрдә һәм йөрәкләрдә!
-
23.04.2015

22 -23 апрель көннәрендә “Габдулла Тукай көннәре” кысасында театр студиясе “Алтынчәч” түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында “Сәнгатьле укучылар” конкурсы узды. Конкурс өчен Г.Тукай шигырьләре, Г. Тукайга багышланган шигырьләр һәм башка авторларның шигырьләре дә сайланды. Сүз осталарының чыгышларын бәяләгәндә сайланган шигырьнең күләменә, сәнгатьлелеккә, образлылыкка, башкару осталыгына игътибар ителде.
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 23.04.2015

Бүген мәктәбебездә “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам. Бу сыйфатларны үзебездә булдыру - безнең төп бурычыбыз. Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында “Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә, халык белер” – дигән әйтем бар. Без дә бу әйтемне исебездә калдырырга, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тиеш икәнлегебезне төшендек.
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә,
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.
-
23.04.2015

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукай конкурсы кысаларында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә районның төрле төбәкләреннән 86 бала катнашты, шулар арасында 8 нче класс укучысы Габидуллин Динис тә бар иде. (Укытучысы:Нәгыймова Р.Р.) Ул сәнгатьле уку номинациясендә “Милли моңңар” шигыре белән катнашты һәм сертификат тапшырылды. Катнашучылар Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләп тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын сокландырды. Бәйгенең җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр 27 апрельдә шигырь бәйрәмендә тапшырылачак.
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 22.04.2015

Кунакка килдек әле без,
Нәниләр бакчасына.
Елмаю бүләк итәргә,
Аларның барчасына.
Нәниләрне сөендерү,
Безгә үзе куаныч.
Һәрберсе бит әтисенә,
Әнисенә юаныч.
-
Яшь туристлар 22.04.2015

Ярышларга күп йөрибез,
Без барыбыз варислар.
Тауларга да менәбез,
Бүген әле - туристлар.
Бу түгәрәк серләренә,
Разыйл абый өйрәтә.
Йөгертә дә, сикертә дә,
Бауга да үрмәләтә.
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 21.04.2015

Китапларны яңартабыз,
Барыбыз тырышабыз.
Белем бирүче дусларны,
Саклау бит - бурычыбыз.
Мәрхәмәтле булыйк дуслар,
Белем биргән китапка.
Бездән соң да бик күп еллар,
Хезмәт итсен халыкка.
-
Г.Тукайның тууына - 129 ел 21.04.2015

Г. Тукайның тууына 129 ел уңаеннан, бүген "Каурый каләм" түгәрәге әгъзалары “Тукай безнең көннәрдә” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатын искә төшерделәр, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә ахырында Тукай әкиятләрен карадылар. Соңыннан, караган әкиятләре буенча иллюстрация ясадылар.
-
20.04.2015

18 апрель көнне 9 нчы класс укучысы Салихова Адилә Р.Вәлиеваның "Толымнарың" шигыре белән, Арча шәһәрендә "Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!" девизы астында узган гала концертта чыгыш ясап, "Әдәби музыка сәнгате" номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Адиләнең чыгышы тамашачылар һәм район башлыгы Нуриев И.Г. тарафыннан югары бәяләнде. Адиләне бу зур уңышы белән котлыйбыз!!!
-
"Язгы игелек атнасы" кысаларында 20.04.2015

Безнең бүлмәбездә бик күп,
Матур - матур гөлләр.
Гел карап торганга күрә,
Гөрләп үсәләр алар.
Яратып торырга кирәк,
Сындармаска аларны.
Төпләрен йомшартырга,
Су сибәргә - аннары.











