Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2016

Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Ай башыннан ук хәрби-патриотик чаралар планын төзеп куйдык. Шул план нигезендә оешкан төстә чараларны үткәрдек. Класс сәгатьлэрендә хәрби-патриотик темага әңгәмәләр үткәрелде, укучылар кораллы көчләр тарихы белән таныштырылды. 8 нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көненә газета чыгардылар, 6 нчы сыйныф укучылары “ Халык бәхете өчен көрәшчеләр“, 7 нче сыйныф укучылары “ Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар “ темаларына альбомнарны яңарттылар. 2 нче сыйныф укучылары Армия сафларында хезмәт итүче егетләргә котлау хаты язып җибәрделәр. Барлык сыйныф укучылары яшь герой антифашист көненә багышлап класс cәгате үткәрделәр. Ә бүген исә егетләрдә коллективизм, түземлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү, аралашучанлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру максатыннан "Ягез әле, егетләр" бәйгесе оештырылды.
-
Лыжные гонки в память Ф. Гарафиева 20.02.2016

Сегодня в г. Арск прошли традиционные соревнования по лыжным гонкам, посвященные памяти сильнейшего лыжника Фаниля Гарафеева. В соревнованиях приняли участие учащиеся из нашей школы. Ученица 2 класса Шамсемухаметова Илюза заняла 1 место. Поздравляем её с победой и желаем успехов.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә 19.02.2016

Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт
Татар теле укытучысы Равилә Рәфкать кызы җитәкчелегендә мәктәбебездә "Туган тел атналыгы" дәвам итә. Бүген "Иң тапкыр укучы" исеме астында кроссворд, ребуслар чишү ярышы булды. Классларда туган телгә багышлап, зәвыклы, эчтәлекле стена газеталары чыгарылды.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне 18.02.2016

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча, 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО га кергән илләр һәм БМО 21 нче февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә Туган тел көнен билгеләп үттек. Укучылар татар теленә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр. Кичә татар халкының гимны - "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне 17.02.2016

Халыкара туган тел көне 2000 нче елның 21 нче февралендә беренче тапкыр тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Туган тел көнен үткәрүнең максаты – юкка чыга баручы телләрне саклап калу. Шул уңайдан бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләрен 21 нче февраль – Халыкара туган тел көненә багышладык. Тәрбия сәгатендә Гөберчәк китапханәсе җитәкчесе Нуриева Г.З кызы да катнашты. Укучыларда туган телебезгә карата җылы караш тәрбияләнде. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала.
-
Күңелле стартлар 17.02.2016

Мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп төрле спорт ярышларында катнаштылар.
-
Муса Җәлилгә - 110 яшь 16.02.2016

"Муса Җәлил талантлы шагыйрь генә түгел, аның язмышы бер яктан фаҗигале булса, икенче яктан ул каһарманлык үрнәге. Ул әдәби яктан, хәрби, әхлакый мөнәсәбәттә батырлык, рухи бөеклек күрсәтте" - дип яза, Советлар Союзы Герое, язучы - Владимир Карпов. Муса Җәлилнең тормыш юлы да, иҗаты да - бөтен кешелекне патриотик рухта тәрбияләү мәктәбе. Безнең мәктәптә дә Муса Җәлилнең иҗатына, тормышына багышланган күп төрле чаралар: тәрбия сәгатьләре, ярышлар, конкурслар уздырыла һәм ай буе дәвам итә. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары хәрби - патриотик рухта, батырлык үрнәгендә яши, иҗат итә.
-
15 февраль - әфганчыларны искә алу көне 15.02.2016

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 15 нче февраль – 10 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам иткән Әфган сугышында катнашкан каһарманнарны искә алу көне. Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хисмәтуллин Илнар Илгизәр улы “Әфган сугышы: сугышны солдат сайламый, солдатны сугыш сайлый” дигән темага 5-8 сыйныфлар өчен ачык класс сәгате үткәрде. Балалар бу дәрестә Әфганстан сугышы, аның асылы белән таныштылар.
-
Әфган ачысын татыган авылдашларыбыз 15.02.2016

Әфган сугышында Советлар Союзы үзенең 15 мең кешесен югалта, 53 меңе төрле яралар белән өйләренә кайта. Безнең авыл җирлегеннән дә әлеге дәһшәтле сугышта булган авылдашларыбыз бар.Гыйбадуллин Рөстәм, Сәгъдиев Мансур – Әфган ачысын татыган авылдашларыбыз. Бүгенге көндә алар безнең арабызда юк инде. Мәктәп укучылары әфганчыларыбызны онытмый, искә алып торалар. Бүген аларның каберенә веноклар куелды.
Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,
Бар дөнья бер минут тын калсын.
Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...
Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!
-
На лыжах 13.02.2016

Вся земля в снегу,
Я на лыжах бегу.
Ты бежишь за мной,
Хорошо в лесу зимой:
Небо ярко-синее,
Ели, сосны в инее,
Снег сверкает под ногами,
Эй, ребята, кто за нами?











