Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
“Сыерчык оясы” конкурсы 22.03.2019

-
Нәүрүз килде, яз килде! Нәүрүз, мөбарәкбад! 22.03.2019

Менә карлы, буранлы, салкын кыш узып та бара, яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә. Башлангыч класс укучылары һәм укытучылар коллективы Кышны озату бәйрәмендә бердәм катнаштылар. Балалар ярыш-уеннардаүзләренең көчен сынадылар, ботка һәм кайнар коймак, беленнәр, төрле күчтәнәчләр белән сыйландылар. Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләү балалар өчен күркәм тәрбия чарасы булып хезмәт итә.
-
“Без Бергә” иҗат фестиваль -конкурсында 21.03.2019

Бүген Арча сәнгать мәктәбендә һәм шулай ук Арча укучылар сараенда районыбызның талантлы балалары катнашында Республика күләм “Без Бергә” иҗат фестиваль -конкурсының район этабы үткәрелде. 6 сәгать буе барган бу фестивальдә балалар төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Народный вокал номинациясендә:Низамов Раил,Фаттахова Айгөл,Яруллина Эльмира;«Народный вокальный ансамбль» номинациясендә Гөлфия Шамилевна җитәкчелегендә 5,6,7 класс укучылары катнашындагы “Татар халкының җыен бәйрәме”,сәнгатьле сөйләм номинациясендә Фаттахова Айгөл башкаруында “Зөһрә кыз” риваяте, Хабибрахманова Айгөл “Сак-Сок” бәете,шулай ук Театр сәнгате номинациясендә Худойдодова Манижа, Фаттахова Айгөл башкаруында “Зөһрә кыз” легендасы сәхнәләштерелде.Укучылар бик матур чыгыш ясадылар.Афәрин укучылар һәм аларны әзерләүче укытучыларга.
-
Башлангыч класс укытучыларының районара семинары 20.03.2019

20 март көнне Шушмабаш урта мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының районара семинары булып узды. Семинар кысаларында һәр укытучы ачык дәрес күрсәтте. Кунакларга мәктәп буенча сәяхәт үткәрелде, коридорда күргәзмә, класс сәгате, мастер-класс оештырылды. 2 класс укучылары тарафыннан “Театр елына” багышлап күрсәтелгән сәхнә әсәре кунакларны таң калдырды. Семинар ахырындагы түгәрәк өстәлдә дәресләргә анализ ясалды, район методисты Гиндуллина Г.М. семинарның эшен югары бәяләде, укытучыларга сертификат, мәктәп коллективына рәхмәт хаты тапшырылды.
-
“БЕЗ БЕРГӘ” иҗат фестиваленең мәктәп этабы 20.03.2019

“БЕЗ БЕРГӘ” иҗат фестивале нең мәктәп этабы үткәрелде.Җиңүчеләр Арчага район турына әзерләнәләр. Унышлар!
-
"Ялкынлы” очрашу 16.03.2019

Мәктәбебездә “Ялкын”журналы хезмәткәрләре белән ”Ялкынлы”очрашу” үткәрелде.Чара мавыктыргыч һәм бик файдалы узды.Безгә шундый бәйрәм оештырганнары өчен журналның җаваплы сәркатибе Айгөл Абдрахманова һәм бүлек мөхәррире Зилә Сабитовага рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Зур сугышның кечкенә геройлары. 16.03.2019

16 нчы март көнне 5-7 сыйныфлар өчен “Зур сугышның кечкенә геройлары” дип исемләнгән класс сәгате узды. Чара Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклар күрсәткән герой-пионерларга багышланган иде.
-
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы белән танышу 14.03.2019

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре 9 класс укучыларын уку йорты белән таныштырды. Укучыларны Ачык ишекләр көненә чакырып калдылар. Укучыларда бик нык кызыксыну уянды.
-
Татарча кинофильмнар карау 14.03.2019

12-14 март көннәрне 5-8 класс укучыларына, татар теле атналыгы уңаеннан "Хикмәтләр дөньясы" дигән татарча кинофильмнар карау оештырылды. Кинофильмнар тормыштан алынган һәм бик мәгънави иде.
-
Районда "Зарница" уеннарында 14.03.2019

Бүген безнең мәктәп командасы районда "Зарница" уеннарында 2 нче призлы урынга лаек булды. Молодцы егетләр һәм кызлар!
















