Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Хокук бозуларны кисәтү советы утырышы 08.04.2019

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтүнең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Россия ОМВД ның Арча районы буенча ПДН инспекторы полиция капитаны Усманова Э.С. һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокук бозуларын кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Диарова Р.Г. катнашты. Көн тәртибендә Шушмабаш мәктәбенең хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлегенә анализ ясалды, класс җитәкчеләре тарафыннан класстагы авыр үзләштерүче балалар, кыен гаиләләр, тәртибе һәм үз үзен тотышында проблемалы укучылар турында информация бирелде, борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Кунаклар укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу эшлекле һәм файдалы узды.
-
Педсовет 08.04.2019

Бүген чираттагы педсовет үтте. Утырышта методик берләшмә җитәкчеләренең чыгышлары тыңланылды. Курсларда булып кайткан укытучыларның яңалыклары белән танышылды. 3 чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалып, 4 чиреккә бурычлар йөкләнелде. ВПР һәм арадаш аттестациягә әзерлек , ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек мәсьәләләре каралды.
-
Иртәнге мәктәпкүләм линейка 08.04.2019

Бүген мәктәкүләм иртәнге линейкада үткән атнага, үткән атнада үткән чараларга йомгак ясалды. Чараларда актив катнашкан укучылар тәбрикләп үтелде. Молодцы!
-
WorldSkills Kazan 2019 06.04.2019

Бүген, төгәл фәннәр атналыгы кысаларында һәм эшче профессияләрне пропагандалау, булачак чемпионат белән укучыларны таныштыру максатыннан "WorldSkills Kazan 2019" темасына ачык чара узды. Укучылар кроссворд һәм танып белү уеннары аша булачак чемпионат белән таныштылар, андагы компетенцияләр, Казан шәһәренең данлыклы урыннары, волонтерлар эшчәлеге белән кызыксындылар.Чара ахырында "Туристлар" һәм "Волонтерлар" командасы арасында экспромт- театр оештырылды.
-
В Нашей школе неделя точных предметов 06.04.2019

С 01.04. по 06.04 в Нашей школе проходит неделя точных предметов (физики-математики и информатики). Будет много конкурсов, интересных занятий, открытых уроков и мероприятий.
-
Золотое сечение 05.04.2019

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында математикадан "Золотое сечение" мероприятиесе узды. Математика укытучысы Сагдуллин Р.Ш. укучыларны гаҗәеп кызык математика - саннар илендә сәяхәт иттерде. Математиканың башка фәннәр белән бәйләнеше күрсәтелде.
-
Физикадан ачык дәрес 05.04.2019

Математика-физика-информатика атналыгы кысаларында бүген 7 классларда "Архимед законы турындагы белемнәрне гомумиләштерү" дәресе булды. Укучылар корабльдә сәяхәт итү барышында төрле ситуацияләрне физика белемнәре ярдәмендә чишеп, төрле экспериментлар башкарып дәреснең үтеп китүен сизмәделәр дә!
-
"Гаилә-җылы учак" - тәрбия сәгате 05.04.2019

Бүген 6 класста “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән тәрбия сәгате булып үтте. Укучылар гаилә бәхете, гаиләдәге иң хөрмәтле кеше, бертуганнар турында сөйләштеләр. Группадаларда эшләп әниләргә карата иркәләү сүзләре яздылар, гаилә турында мәкальләрне тулыландырдылар.
-
Интеллектуаль турнир 04.04.2019

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 7-8 класслар катнашында информатикадан интеллектуаль турнир үткәрелде. Төрле кызыклы биремнәр, информатикага кагылышлы терминнар, анаграммалар аша укучылар фән белән кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр, күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Төгәл фәннәр атналыгы 03.04.2019

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында физика фәне буенча "Ачык лаборатория" уены үткәрелде. 7, 8 класс укучылары физик тәҗрибәләрне үзләре үткәреп, үзләре физика күзлегеннән чыгып аңлатма бирделәр. Чара барлык катнашучы, тамашачы өчен дә мавыктыргыч, файдалы булды.
















