Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
”Һәйкәлләр ни сөйли?” 06.06.2019

Бүген лагерьның алтынчы көне.”Һәйкәлләр ни сөйли?” дип исемләнгән бу көнебездә балалар белән авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл яныныда тәрбия сәгате үткәрелде. Көннең икенче яртысында саф һавада кызыклы күмәк уеннар уйнадылар.
-
Туризм 05.06.2019

Бүген "Азимут" лагеренда ял итүче балалар Арча шәһәренә туризм серләренә төшенергә бардылар. Үзләре дә турист коралларын кулланып каршылыкларны үтеп карадылар.
-
Химик һәм физик фокуслар 05.06.2019

Көндезге аштан соң "Азимутчыларны" химия һәм физика фәннәренең серле дөньясы көтә иде. Алар химия һәм физика фәннәреннән кызыклы тәҗрибәләр белән җанышты.
-
”Хәтерләүдән курыкма син!” 05.06.2019

Лагерьның бишенче көне.”Хәтерләүдән курыкма син!” дип аталды. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан сон “Без үткәнебезне онытмыйк” дип исемләнгән Әфганстан,Чечня җирендә хезмәт иткән якташларыбыз турында әңгәмә булды.Көннең икенче яртысында табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар.Төрле кызыклы уеннар уйнагач бүгенге көннең салкынлыгы да сизелмәде.
-
Җәйге лагерьлар эшчәнлеге 04.06.2019

Мәктәбебездә 3 җәйге лагерь тулы көченә балаларга ял һәм күңелле вакыйгалар , күпкырлы эшчәнлек төрләре тәкъдим итә:"Азимут" палаткалы лагеры бүген велосипед белән походка китсә, "Шушма" ял һәм хезмәт лагерында балалар хезмәт тәрбиясе һәм матур аралашу, "Күбәләкләр" лагере исә нәни дусларына төрле уеннар, флешмоб һәм саф һавада ял итү һ.б. күңелле вакыйгалар белән сөендерәләр. Ашханәдә исә укучыларыбызны тәмле ашлары белән пешекче апалары көтеп тора. Рәхәт, имин яллар сезгә, балалар!
-
“ Һөнәрләр илендә“ 04.06.2019

Дүртенче көн. Бүгенге көн“ Һөнәрләр илендә“ дип аталды. Иртәнге аштан соң отрядларда һөнәрләр буенча тәрбия сәгатьләре үтте.Балалар районыбызның күренекле һөнәр ияләре белән таныштылар. Авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар.Саф һавада яңа уеннар өйрәнделәр. Көннең икенче яртысындапатриотик темага асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Велосәяхәт. 04.06.2019

“Азимут” хәрби-патриотик лагеренда иртә “Робототехника” белән танышудан башланды. Балалар робототехниканың нигезләренә төшенделәр, үзләре детальләрен кулларына тотып эшләп карадылар. Ял итүчеләрнең көне велосәяхәт белән дәвам итте.Алар күрше “Носы” авылына велосипедта барып һәм кайтып үзләренең көчләрен сынадылар, анда квестта катнашып кайттылар.
Төшке аштан соң лагерьда ял итүчеләр туган якны өйрәнү максатынна “Экологик сукмаклар буйлап” сәяхәткә чыкты. Алар төрле станцияләрдә булып табигатьне өйрәнде.
-
Кызыклы чаралар
03.06.2019
“Азимут” хәрби-патриотик лагеренда укучыларның ялы кызыклы һәм тыгыз график белән үтә. Төштән соң балалар “Китап – белем чишмәсе” дигән чарада катнашсалар, кич авыл мәдәният йортында “Минем профессиям” дип исемләнгән кичәдә ял иттеләр.
-
“Батырларга дан!” 03.06.2019

Бүген лагерьның өченче көне . Бүгенге көн“Батырларга дан!” дип исемләнде. Зарарлы гадәтләргә урын юк!” дигән исемдә тәрбия сәгате булды. Көннең икенче яртысында саф һавада төрледән-төрле уеннар уйнадылар
-
Тукай Кырлайга сәяхәт. 03.06.2019

Бүген “Азимут” хәрби-патриотик лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылды. Бөек шагыйребез Г.Тукай музеена кереп, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
















