Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Табигать дусты бул! 15.11.2019

4 класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес уздырылды. Укучылар кызыксынып дала зонасы белән таныштылар, фән буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. Дәрестә әти-әниләрнең катнашуы укучыларга тырышып белем алырга этәргеч ясады.
-
Профсоюз линиясе буенча ярышларда 14.11.2019

14 ноябрь конне укытучыларыбыз өстәл теннисы һәм бадминтон ярышларында катнашты. 1, 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар. Афәрин.
-
Атналык кысаларында "Яя хәрефен өйрәнү" 13.11.2019

13 ноябрь көнне 2 класс укучылары белән татар теленнән “Яя хәрефе, [йа],
йә] кушылмалары” дигән темага ачык дәрес көрсәтелде. Дәрескә укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре чакырылды. Укучылар төрле мавыктыргыч биремнәр,уеннар аша дәрес материалын үзләштерделәр.
-
“Умники и умницы” дип исемләнгән интеллектуаль бәйге 12.11.2019

1) 12 ноябрьдә 2-4 класслар белән “Умники и умницы” дип исемләнгән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә укучылар математика, әйләнә-тирә дөнья, литературное чтение һәм русский язык фәннәреннән белемнәрен күрсәтеп үзара көч сынаштылар.
-
Атналык кысаларында рус теленнән ачык дәрес 11.11.2019

Дүшәмбе көнне 3 класс укчылары рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес күтәренке рухта, эшлекле атмосферада узды. Мәктәбебез укытучылары белән беррәттән дәрескә укучыларның әти-әниләре дә чакырылды.
-
Педсовет 11.11.2019

Буген 11 ноябрь көнне дәресләрдән соң эшлекле киңәшмә рәвешендә педсовет утте. 1 чиреккә йомгак ясалды һәм 2 чиреккә планнар куелды.
-
Фәнни -гамәли конференция
09.11.2019
8 ноябрь көнне мәктәбебезнең 9 класс укучылары Сагдуллина А., Шакиров Р., Фаттахова А., Файзрахманова Г. Балтач районы Бөрбаш мәктәбендә узган регионара "Туган ягым-яшел бишек" фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 3 нче һәм 2 нче призлы урыннарга ия булдылар. Укучыларны әм аларны әзерләгән укытучылар Самигуллина Ч.М, Хадиева Р.Р., Нуриева Р.Р., Файзрахманова Г.И. ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Түгәрәк өстәл 08.11.2019

7 ноябрь көнне мәктәбебездә Арча шәһәреннән килгән белгечләр белән хокук бозуларны кисәтү буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.Кунаклар укучыларга хокук бозу буенча район мәгълүматларына анализ ясадылар, укучыларга профилактик әңгәмә барышында законнарны төшендерделәр. Гинеколог һәм психолог белән дә очрашу булды.
-
Уңышларыбыз бар 07.11.2019

30 октябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары рус теле буенча район олимпиадасына бардылар. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе куанычлы булды: ике призер, бер җиңүче белән кайттык. Укучыларыбызга белемнәрне тирән үзләштерүдә уңышлар телибез.
-
Файдалы каникуллар 01.11.2019

Файдалы яллар
Көзге каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар даими узып тора. Бүген дә башлангыч класс укучылары шау-гөр килеп мәктәпкә килде. Алар өчен “Умники и умницы” интеллектуаль бәйге оештырылды, җиңүчеләр билгеләнде. Чара күңелле дискотека белән төгәлләнде.
















