Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Рус теленнән пробный имтихан 21.01.2020

Бүген 9 класс укучыларында рус теленнән пробный имтимхан уза. Укучыларга уңышлар телибез!
-
11 классларда пробный имтихан 21.01.2020

Бүген 11 классларда сайлау фәннәреннән пробный имтиханнар уза. Укучыларга уңышлар!
-
Педагогик киңәшмә 20.01.2020

20 январь көнне "Гаилә һәм мәктәп: хәзерге шартларда эффектив хезмәттәшлек юллары" темасына педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә методик чыгышлар, тренинг элементлары, мастер класс үткәрелде, әти-әниләр белән хезмәттәшлекнең традицион булмаган методлары тәкъдим ителде.
-
"Замечательный вожатый" 18.01.2020

18 январь көнне Арча районы укучылар сараенда "Замечателҗный вожатый" республика конкурсының район этабы үтте. Бу конкурста безнең мәктәптән Хәбибрахманова Айгөл катнашып, "Самый современный вожатый" номинациясендә җиңү яулады. Афәрин!
-
КФУ да предметара олимпиада 15.01.2020

Бүген мәктәбебезнең 9 класс укучысы Гараева Н., 10 класс укучылары Нигматзянова Н., Каримова А. Казан Федераль институты үткәргән биология фәне буенча предметара олимпиаданың икенче , очный этабында катнашып кайттылар.
-
Булачак хоккейчылар!!! 08.01.2020

Мәктәп хоккей мәйданчыгында көн озын балалар тавышы тынмый.Көндез фигуралы шуу уеннары үткәрелсә, кич белән хоккей ярышлары уздырыла. Укучылар ялны файдалы да, күңелле дә үткәрәләр.
-
Каникуллар күңелле үтә 05.01.2020

Яңа ел каникуллары бик күңелле үтә. Һава шартлары бик яхшы, саф һавада балалар рәхәтләнеп чана шуалар.
-
Мәктәптә яңа ел бәйрәме 27.12.2019

Бу көннәрдә мәктәбебездә бер-бер артлы Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Яңа еллар имин булсын.
-
Мәктәбебездә укучыларыбыз хәзерләгән фотозоналар эшли башлады 24.12.2019

Мәктәбебездә тагын да Яңа ел төсе итеп атна башыннан башлангыч һәм олы класслар тарафыннан ясалган фотозоналар эшли башлады.
-
9 классларда ата-аналар җыелышы 21.12.2019

Бүген мәктәбебездә 9 класс укучыларының ата-аналары белән II чирек нәтиҗәләре һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерлек буенча конструктив җыелыш булып узды. Һәрбер имтиханга хәзерләүче укытучы анализ ясады, планнар куелды.
















