Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кыш бабайдан бүләк 21.12.2019

Мәктәбебездә Яңа ел рухы хөкем сөрә. Ямь өстенә ямь өстәп укучылар Арча районы администрациясе бүләкләре белән бүләкләнделәр.
-
Яңа ел фотозоналары 21.12.2019

Мәктәптә Яңа ел фотозоналары эшли башлады. Башлангыч класслар зәвыклы, искиткеч матур фотозоналарына теләүчеләрне фотога төшәргә чакырып кала.
-
Профсоюзлар ярышында 17.12.2019

Профсозлар арасында суда йөзү буенча ярышларда мәктәбебез укытучылары яхшы нәтиҗәләр алып кайтты. Файзрахманова Г.И. - 3урын, Самигуллин Ф.Ф.-2 урын. Эстафетада -3 урын. Афәрин.
-
"Матур гөлләр үстерик!" 14.12.2019

5-7 класслар табигать фәннәре атналыгы кысаларында мини - проект эшләре яклады. "Матур гөлләр үстерик!" дип исемләнгән ачык чарада укучылар өйдә үсә торган гөлләр турында информация бирделәр, аларны карау-тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар, матур фотографияләр тәкъдим иттеләр.
-
Биологиядән ачык түгәрәк занятие 14.12.2019

"Биология һәм имтихан" исеме астында 9-11 класслар өчен ачык түгәрәк занятиесе булды. Гомуми биология курсының төп темалары буенча чыгышлар ясалды, һәр тема ЕГЭ дагы бирем һәм мәсьәләләр белән ныгытылды.
-
Химиядән видеоәңгәмә 13.12.2019

Табигать фәннәре атналыгы дәвам итә. Бүген 8-11 класс укучылары өчен "Химия һәм экология" темасына әңгәмә үткәрелде.
-
Биологиядән әңгәмәләр дәвам итә 13.12.2019

Бүген иртәнге беседада 5-7 класслар өчен "Коточкыч кәлтәләр" дип исемләнгән видеофильм тәкъдим ителде.
-
Химикларга кабул итү 12.12.2019

Традиция буенча табигать фәннәре атналыгы кысаларында 8 класс укучыларын "Химикларга кабул итү " тантанасы булды.11 класс укучылары әзерләгән биремнәр, химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. күрсәткән тәҗрибәләрдән соң, 8 класс укучылары химияне тырышып укырга сүз бирделәр.
-
5 класста биологиядән ачык дәрес 12.12.2019

5 классларда биологиядән "Вируслар" темасына биология укытучысы Хадиева Р.Р. ачык дәрес үткәрде. Укучылар вируслар турында мәгълүмат тупланган китапчык ясадылар, китапханәдә, архивта, кинозалда, больницада, типографиядә "кунакта" булдылар, вируслар турында белем тупладылар.
-
Фәнни лотерея 12.12.2019

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында бүген мәктәптә Фәнни лотерея үткәрелде. Укучылар биология, география, химия фәннәре буенча сорауларга җавап биреп, сюрприз-күчтәнәчләр оттылар.
















