Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Туган телем-татлы тел
26.01.2021
-
24 январь -Бөтендөнья Мәгариф көне
22.01.2021
24 январь-Бөтендөнья Мәгариф коне һәм 2021 ел-Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бүген Шушмабаш урта мәктәбендә тәрбия сәгатьләре һәм әңгәмәләр циклы үткәрелде.Класс җитәкчеләре укучыларга бүгенге көн мәгарифе хакында сөйләделәр, мәгариф һәм фән өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар, туган телебезнең даһилыгы, бөеклеге турында чыгышлар тәкъдим иттеләр.
-
Ачык дәрес
21.01.2021
Бүген 8 класс укучыларында биологиядән "Кан әйләнеше " темасын гомумиләштерү дәресе үткәрелде. Квест- дәрес барышында укучылар йөрәк төзелеше, кан әйләнеше түгәрәкләре, кан группалары, йөрәк-кан тамырлары авырулары турында белемнәрне гомумиләштерделәр, ребус , мәсьәләләр чиштеләр.
-
Тәрбия сәгатьләре
19.01.2021
Мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр циклы дәвам итә. Класс җитәкчеләре бу атнада " Гаилә тәрбиясе нигезләре" темасы буенча класс сәгатьләре үткәрде.
-
Юбилей белән котлыйбыз! 16.01.2021

Шушмабаш урта мәктәбендә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан, олы хөрмәткә лаек ветеран - укытучы Нуриева Әминә Усман кызының бүген 90 яшьлек юбилее . Шул уңайдан Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы юбилярны котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Данилевич Әминә апага Арча районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.Шушмабаш җирлеге башлыгы Сагитов Вәзир Вазыйхович юбилярны бәйрәм белән тәбрик итеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл янында Әминә Усмановна район җитәкчеләренә үзенең чиксез рәхмәтен, тирән ихтирамын җиткерде, үзе укыткан укучылары турындагы яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Без ветеран укытучыбызга ныклы сәламәтлек , якыннары янәшәсендә бәрәкәтле озын гомер кичерүен телибез!
-
Беренче укытучым! Юбилеең белән!!! 15.01.2021

Килгән чакта башка авырлык
Җитми калса көч, я сабырлык
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Юбилейдан истәлекле фотомизгелләр...
-
Олимпиадаларга әзерлек дәвам итә
12.01.2021
Мәктәбебез укучылары Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабына әзерләнәләр.Фән укытучылары белән берлектә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадага эзерлек бара.
-
Яшь тимурчылар 07.01.2021

Шекә авылы укучылары Бөек Ватан сугышы батырлары мемориалын чистартып ялт иттерделәр.
Юные тимуровцы очистили от снега мемориал, посвященный героям ВОВ.
-
Каникуллар күңелле үтә 06.01.2021

Каникулларда укучыларыбыз ял итү белән беррәттән өлкәннәребезне дә онытмыйлар. Яшь тимурчылар әби бабайларыбызга барып кар көрәп, өй эшләрендә булышып кайттылар.
Сегодня юные тимуровцы оказали посильную помощь пожилым людям.
-
Чаңгы шуабыз 05.01.2021

Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтә. Бүген башлангыч класс укучылары саф һавада чаңгы шуып рәхәтләнеп ял иттеләр.
Сегодня учащиеся начальных классов на свежем воздухе катались на лыжах.
















