Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Чаңгы ярышлары 02.02.2021

Айлык кысаларында ,бүген 1-4 класслар арасында чангы ярышлары узды. һәр кеше көченнән килгәнчә шуып, куелган дистанцияне уздылар.Көчлеләр арасында җиңүчеләр билгеләнде.Җиңүчеләрне котлыйбыз
-
"Перерыв на кино" 02.02.2021

Хәрби-патриoтик айлык кысаларында 5 класс укучыларына "Перерыв на войну" фильмы күрстәтелде.
-
Хәрби-патриотик айлык башланды 01.02.2021

Бүген иртәнге линейкада хәрби-патриотик айлык башлануга старт бирелде. Физкультура укытучысы Вафина Г.Р. укучыларны хәрби-патриотик айлыкның эш планы белән таныштырды.
Сегодня в школе торжественно стартовал Всероссийский месячник гражданско-патриотического воспитания. Он продлится с 1 февраля по 28 февраля 2021 года.
-
Котлыйбыз!
01.02.2021
Мәктәбебезнең 3 укучысы бүген татар теле буенча республика олимпиадасында призер булды.9 класс укучысы Фаттахова А., 10 класс укучысы Хадиева Р., 11 класс укучысы Каримова А һәм аларны әзерләгән укытучылары Сабитова Т.Ә., Гобәйдуллина Э.А. ны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Укучылар иҗаты 30.01.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган "Тукай геройлары минем янәшәмдә" проектында мәктәбебез укучылары актив катнаша.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 29.01.2021

Бүген "2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан 9 класс укучылары белән класс җитәкчесе Хадиева Р.Р. кереш әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә 9 класс укучыларының еллык эш планы тәкъдим ителде, ачык микрофонда нинди чаралар үткәреләчәге планлаштырылды.
-
Онлайн Батырлык дәресе
27.01.2021
Бүген укучыларыбыз Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан "Батырлык дәресе. Блокадалы Ленинград батырлыгы" дигән онлайн дәрестә катнашты. Онлайн -трансляциядә укучылар Ленинград блокадасы турында күп файдалы мәгълүмат белән танышты, шушы авыр чорда яшәгән шәхесләр белән аралашуда катнашты.
-
Котлыйбыз!
27.01.2021
"Ел укытучысы-2021" конкурсының муниципаль этабында катнашып 2 нче урын алган Таҗетдинова Г.Р. зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы зона ярышларда да уңышлар телибез!
-
" Ел укытучысы" конкурсы
26.01.2021
25 январь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Таҗетдинова Г.Р. "Ел укытучысы-2021" конкурсының муниципаль этабында катнашты. Гөлшат Ринатовна 1 нче класс укучылары белән ачык дәрес үткәрде һәм мастер-класс күрсәтте. Гөлшат Ринатовнага уңышлар телибез!
-
Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китап күргәзмәсе
26.01.2021
2021 нче ел – Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Шушы уңайдан мәктәбебездә күргәзмә оештырылды.2021 год объявлен в Татарстане Годом родного языка и народного единства. В связи с этим в школе была организована выставка.
















