Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Сад памяти" акциясе 01.05.2021

"Сад памяти" акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары бик күп агачлар утыртты.
-
ГТукай с нами/ Г.Тукай безнең белән 30.04.2021

Шекә башлангыч мәктәбендә Г.Тукайга багышланган чара үткәрелде, шагыйрьнең тормыш юлы белән иҗаты бәйләп алып барылды. Укучылар Г.Тукайны яраталар һәм өйрәнәләр.
-
Арский бал 29.04.2021

28 апрель көнне Арча районы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Арский бал- 2021" бию проекты булып узды. Безнең мәктәпнең укучылары да элеге проектта катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин!!!
-
Тукай көне.Милли кием көне 26.04.2021

26 апрель-"Тукай көне" һәм "Милли кием"көне уңаеннан мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәпкә киемнәрдә милли орнаментлар белән килде: түбәтәй, калфак, татар халык киемнәре кигән егет-кызлар бүген мәктәбебезнең бизәге булдылар.
-
Тукайга-135! 24.04.2021

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелә. 23 апрель көнне мәктәп күләмендә шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укыдылар, Әдипкә карата язылган башка шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм шагыйребез сүзләренә язылган җырлар белән бергә үрелеп барды. Татар теле укытучылары Сабитова Т.Ә., Губайдуллина Э.А. бәйрәмне бик матур итеп алып барды. Сөекле Тукаебызның шигырьләре укучыларыбыз күңелендә саклансын иде!
-
Язгы өмә 17.04.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә язгы өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырылды, карлар таратылды.
-
"Күңел дәфтәре" очрашуы 16.04.2021

15 апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбендә "Без бит Арча яклары" җыентыгы буенча "Күңел дәфтәре" дип исемләнгән район күләм очрашу булды. Чарага "Ялкын" журналы редакциясе хезмәткәрләре Зилә Сабитова, Гүзәл Закирова килде. Очрашу укучыларның журнал турында бик матур шигырьләре белән башланды. Үзебезнең традицион мәктәп гимны яңгырады "Ялкын"лылар укучыларны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Бик күп төрле интернет проектлары белән бүлештеләр.Иҗат итүче балалар белән әңгәмә кызыклы узды. Очрашу бик эчтәлекле, һәркемгә файдалы булды.
-
Индивидуаль проектлар яклау 12.04.2021

10 апрель көнне 9 класс укучылары укытучылардан төзелгән комиссия каршында индивидуаль проект яклады. Һәр укучы проектларны структурасына туры китереп, актуаль темалар сайлап эшләгән,. Укучылар проблема куеп, аны чишү юлларын күрсәтеп, үзләренең продуктларын тәкъдим итеп проектларны бик яхшы якладылар.Фәнни җитәкчеләргә, класс җитәкчеләре Рузилә Рафиковнага зур рәхмәт, укучыларга уңышлар телибез!
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2021

12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан бүген мәктәбебездә чаралар һәм класс сәгатьләре үткәрелде.Барлык классларда да бу бөек вакыйга турында иситкеч күп материал тәкъдим ителеде, укучылар бу өлкә буенча викторина сорауларына да җавап бирделәр, интеллектуаль уенда катнаштылар, Гагарин белән бергә очышны күзәтеп, җир шарын аның иллюминаторыннан күзәттеләр. Гагарин батырлыгы укучыларыбыз күңелендә гел сакланыр, илебезнең асыл егете -дөньякүләм горурлык!!!
-
Cәламәтлек көне 07.04.2021

7 апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан мәктәбебездә "Иртәнге зарядка" акциясе узды. 9 нчы класс укучылары тарафыннан оештырылган флешмобта да укучылар бик теләп катнашты.
















