Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Лагерьның дүртенче көне 07.06.2022

Буген "Күбәләкләр" мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагеренда дүртенче көн. Иртәбезне Россия һәм Татарстан гимннары тыңлап,линейкада бүгенге көнгә эшләнәсе эшләр турында җиткерелде. Иртәнге зарядкадан соң тәмле ашлар ашап,авылыбызның мәчетенә сәяхәт кылдык. Барганда Габделхәй Кәримов чишмәсенә тукталдык. Шифалы чишмә суларын эчтек. Ә мәчеттә безне Рөстәм хәзрәт белән Халисә абыстай һәм Суфия апалар каршы алдылар.Алар балаларга тәрбияви вәгазьләр сөйләделәр.Бик зур рәхмәт Сезгә! Көннең икенче яртысында матур рәсемнәр ясадылар,татарча дискәтүк булды,рәхәтләнеп биеделәр.
-
Мәктәп яны лагерь ачылу тантанасы 06.06.2022

"Күбәләкләр" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда өченче көн, иртәдән бик күңелле рухта башланып китте.Иртәнге зарядка,иртәнге тәмле ботка балаларның организмын ныгыта,сәламәтләндерә,көне буена җитәрлек энергия бирә.Иртәнге аштан соң мәктәпнең актлар залында лагерьны ачу тантанасы булды. Балалар матур җырларын,шигырьләрен бүләк иттеләр.Җырлар,шигырьләр,матур биюләр белән үрелеп барган бәйрәмебез бик күңелле булды. Төшке аштан соң саф һава суларга,төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнарга табигать кочагына чыктык.
-
Лагерьның икенче көне 05.06.2022

Бүген лагерьның икенче көне .Патриотик тәрбия бирү атнасы кысаларында лагерыбызда бүгенге көн“Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән иде. Патриотик темага презентация карадык. .Асфальтта 1 июнь-Балаларны яклау көненә рәсемнәр ясадык. Көннең икенче яртысында саф һавада күмәк уеннар уйнадык.
-
"Kүбәләкләр" лагерының беренче көне 04.06.2022

4 нче июнь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә 50 балага исәпләнгән "Күбәләкләр" исемендә җәйге мәктәп яны лагеры эшли башлады. Балаларны иртән,тәрбияче апалары матур итеп бизәп,җиһазландырылган бүлмәләрдә каршы алдылар. Отрядларга бүлделәр. Россия,Татарстан гимннары астында тантаналы линейка үткәрелде.Көн тәртибе җиткерелде,лагерьдагы тәртип,үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Спортзалда матур көйләр астында иртәнге зарядка ясадылар.Зарядкадан соң ашханәдә тәмле иртәнге аш ашадылар.Балалар саф һавада төрле кызыклы уеннар уйнадылар.Шушмабаш табигате буенча сәяхәткә чыктылар.Тәрбияче апалары әкиятләр укыды.Көнебез күңелле үтте.
-
Дуслык учагы-2022 30.05.2022

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм-"Дуслык учагы-2022" үткәрелде. Матур кояшлы көндә укучыларыбыз табигатьтә рәхәтләнеп ял итте, төрле станцияләрдә үзләренең белем һәм практик күнекмәләрен күрсәттеләр, тәмле ризыклар пешереп сыйландылар, ачык һавада спорт уеннары уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Оештыручы педагог - оештыручыбызга, барлык класс җитәкчеләренә, педагогларга,әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Ата-аналар җыелышы 25.05.2022

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Арча муниципаль районы балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Хабирова Р.Г., ЮХИДИ ның профилактика бүлеге җитәкчесе Мухаметзянова Э.Г, участок инспекторы майор Хисамиев Л.А. катнашты. Белгечләр ата-аналарга җәйге чорда балаларның иминлеге буенча инструктаж үткәрде, юл йөрү, кич чыгу, начар гадәтләрне кисәтеп, җаваплылык хакында сөйләделәр. Мәктәпнен бу уку елына анализ ясалды. яңа уку елына планнар билгеләнде.
-
Соңгы кыңгырау-2022 24.05.2022

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. 11 класстан 14 укучыбыз , 9 класстан 12 укучыбыз өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Мәктәпне тәмамалаучы барлык укучыларга ак юллар, имтиханнарында уңышлар телибез! Искиткеч матур бәйрәм тамашасы әзерләгән өчен 11 класс укучыларына һәм класс җитәкчеләре Файзрахманова Г.И зур рәхмәт!
-
РДШ га кабул итү тантанасы 20.05.2022

Бүген 4 нче класс укучыларын РДШ составына кабул итү тантанасы булды. Укучылар Россия балалар хәрәкәте антын кабатладылар, гимнын җырладылар. матур шигырьләре, чыгышларын тәкъдим иттеләр. 6 класс укучылары балаларга РДШ галстуклары такты.
-
Имтиханнарга әзерлек 18.05.2022

9 һәм 11 класс укучыларының имтиханнар бирү чоры якынлаша.Бүген укучылар сайлау фәннәреннән пробный имтихан эшлиләр.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2022

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңанннан тантаналы митинг үткәрде. Митингта Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Галимуллин Ильшат Ахатович катнашты. Ватан өчен сугышта газиз гомерләрен корбан иткән ил уллары истәлегенә 1 минутлык тынлык игълан ителде, батырлар данына венок куелды. Батырларның даны мәңгелек!
















