Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман 10.02.2023

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" проекты кысаларында Арча районының почетлы гражданины, хезмәт ветераны Фатхуллина Рая Ахуновна белән очрашу үткәрелде. Театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Каз өмәсе" фольклор күренешен тәкъдим итте. Рая ханым үзенең чыгышында укучыларны үзенең тормыш юлы, хезмәт юлы белән таныштырды, сугыш чоры баласы буларак мәңге хәтердән уелмый торган истәлекләре белән уртаклашты. Укучыларга үзе язган шигырьләрен тәкъдим итте, балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде. Рая Ахуновнага ныклы саулык -сәламәтлек, озын гомерләр, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр телибез!
-
Табигать фәннәре атналыгын йомгаклау 07.02.2023

Табигать фәннәре атналыгын йомгаклап укучылар 5-11 класс укучылары "Белемнәр парады" нда катнашып, үзләренең иҗат эшләрен якладылар. Барлык укучыларга активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Февраль ае - хәрби-патриотик айлыкка старт бирелде..Барлык укчыларга да уңышлар!
-
Мөһим сөйләшүләр 06.02.2023

Бүген "Мөһим сойләшүләр" "Россия фәне көне" темасына багышланган иде. Класс җитәкчеләре укучыларга Россиянең танылган галимнәре, аларның хезмәтләре турында информация бирде, кызыксынган укучылар өчен атаклы галимнәрнең ачышлары видеотасмада күрсәтелде.
-
Биологиядән ачык дәрес 05.02.2023

6 нчы классларда биологиядән "Яшел үсемлекләр" фабрикасына виртуаль экскурсия" темасына ачык дәрес булды.Биология укытучысы Самигуллина Ч.М. укучыларны һәм укытучыларны мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. Дәрес, чыннан да, бик күңелле һәм файдалы булды.
-
Химиядән ачык дәрес 04.02.2023

Табигать фәннәре атналыгында 10 класста "Карбон кислоталары" темасына ачык дәрес булды. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш.күп төрле эшчәнлек формаларын кулланып, укучыларны кызыксындырып, теманы тулаем яктыртты, практик юнәлеш бирде.
-
8 класста ачык дәрес
03.02.2023
Бүген табигать фәннәре атналыгының 5 нче көнендә 8 класста биологиядән "Кешенең сулыш системасы" темасын гомумиләштерү дәресе булды. Биология укытучысы Хадиева Р.Р. укучылар белән берлектә теоретик белемнәрне барлап , практик юнәлештә бик күп тәҗрибәләр башкарылды., ясалма сулыш алу механизмы, беренче ярдәм күрсәтү практик күнекмәләре бирелде.
-
"Үсеш ноктасы" эшчәнлеге 02.02.2023

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында бүген 8-10 класс укучылары "Үсеш ноктасы" цифрлы лабораториясен кулланып мастер-класс күрсәттеләр. Укучыларга электроэнцефалограмма, электрокардиограмма , сулыш күрсәткечләрен үлчәү, аларның үзгәреше, физик нагрузкадан соң күрсәткечләрне чагыштыру, организмдагы тайпылышлар турында бик күп мәгълумат бирделәр.
-
Географиядән интелектуаль уен 02.02.2023

1 февраль көнне 10 класс укучылары өчен география фәненнән "Яшь географ" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Биология-география укытучысы Хадиева Р.Р. җитәкчелегендә укучылар материклар һәм океаннар буенча сәяхәт итеп үзләренең белемле, максатчан, креатив фикер йөртә белүләрен күрсәтте.
-
Химикларга кабул итү 01.02.2023

Бүген мәктәптә табигать фәннәре атналыгының традицион чарасы- 8 класс укучыларын химиклар сафына кабул итү тантанасы булды.Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш 11 класс укучылары белән берлектә укучыларны төрле формада интеллектуаль сынадылар, тәҗрибәләр күрсәтеп , лаеклы укучыларны яшь химикларга кабул иттеләр. Укучыларга белем үрләрен яулау юлында уңышлар телибез!
-
Табигать фәннәре атналыгы дәвам итә 01.02.2023

Атналык кысаларында "ОГЭ, ЕГЭга әзерләнү өчен киңәшләр" исемле иртәнге әңгәмә-консультация үткәрелде.Укучыларга "Как заставить мозг работать" дигән видеоролик тәкъдим ителде. Балалар имтиханга әзерләнү өчен шактый зур багаж туплады.
















