Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Бакчада җәйге эшләр 04.08.2022

Быел җәй бик матур килде, кояшы да, яңгыры да мулдан булды. Мәктәп бакчасында уңышлар бик яхшы. Укучылар җәйге практикада чүп утау, кәбестә төбен йомшарту , җыештыру эшендә.
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022

"Күбәләкләр" лагерена йөрүче балалар "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар.
-
Бездә буген туган көн 20.06.2022

Бүген безнең "Күбәләкләр " лагеренда зур бәйрәм булды.Кунакка мультфильм геройлары Чебурашка,Нюша,Крош,Тигр килделәр.Алар июнь аенда туган көннәре булган балаларыбызны котладылар,кызыклы уеннар уйнадылар,тәмле туган көн сыйлары өләштеләр.Рәхмәт бик зур балалар өчен шундый күңелле чара оештыручы Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләренә.Эшләрендә уңышлар телибез.
-
Сәяхәтләр дәвам итә... 18.06.2022

Сәяхәтләрне дәвам итеп без бүген Хотня авылында булып кайттык. Изге чишмәдән сулар эчтек,авылның тарихы бн таныштык.
-
Сәяхәтләр көне 17.06.2022

Бүген лагерьда "Сәяхәтләр көне". Без шул уңайдан безгә якын авылларның тарихлары белән кызыксынып Кырлай авылына сәяхәт кылдык.Габдулла Тукай музеенда булдык. Чишмәләр белән таныштык,аның саф суларын эчтек,тәннәребезгә шифа алдык.Ял итү урыннарында булып,күңелле итеп ял итеп кайттык.
-
Балыкчы көне 16.06.2022

Буген "Күбәләкләр" лагеренда "Балыкчы көне" булды. Музыка астында иртәнге зарядканы эшләп,тәмле итеп сыйлангач,тезелешеп су буена төштек . Балалар кармакларын әзерләп килгән иделәр,рәхәтләнеп балык тоттык. Иң күп балык тотучы Юсупов Булат белән Шакирова Эльмира булдылар.
Көннең икенче яртысында рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Cулыклар- табигать байлыгы
15.06.2022
"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда бүгенге көнебез "Сулыклар-табигать байлыгы" дип аталды. Без балалар белән Шушма елгасына сәяхәткә бардык. Елга буйларында сулар кереп,чәчрәтеп уйнадык.Тәннәребезгә шифа,көч алдык. Көннең икенчче яртысында сулыкларны саклау турында әңгәмә үткәрелде. Көнебез күңелле үтте.
-
Россия көне 12.06.2022

Бүген, кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Иртәнге зарядкадан соң, тәмле ашлар белән сыйлангач,балалар төркемнәрдә шөгыльләнделәр."12 июнь - Россия көне" уңаеннан әңгәмә үткәрелде.Илебез турында белгәннәрне искә төшереп,викторина узды, рәсемнәр ясадылар. "Окна России" акциясендә катнашып,тәрәзәләрне бизәделәр.
Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Көнебез бик файдалы булды.
-
Сабантуй-татарларның милли бәйрәме
11.06.2022
Сабантуй. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч,май һәм июнь айларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр.Бәйрәмнең конкрет датасы юк,ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле.Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар?Сабантуй- чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел,ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала.Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй- татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, - иң яраткан бәйрәме дә.
Бүген лагерьга йөрүче балаларга Сабантуй бәйрәме турында әңгәмәләр үткәрелде.
-
Cәяхәтләр көне 08.06.2022

"Күбәләкләр" мәктәп яны җәйге лагеренда бүгенге көнебез"Дуслар җыелган җирдә" дип атала. Шушы көнгә багышлап,1 отряд "Җиләкләр " Ташкичү авылына сәяхәт кылдылар.Алар анда "Мәрҗәни" музеенда булдылар. 2 отряд "Карлыганнар" авылның җәйге табигатенә экскурсиягә бардылар. Көннең икенче яртысында "Наркотикларсыз тормыш!" дигән девиз астында флешмоб биеделәр.
















