Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Ярминкәдә катнаштык 29.03.2014

29 март көнне Арчада "Северный" күмәк хуҗалыгы, Шушмабаш авыл җирлеге һәм мәктәбе катнашында ярминкә узды. Ассортиментта мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр, банкалы кайнатмалар, кул эшләре бар иде. Арча халкы оештырган ярминкәдән канәгать калды.
-
Аулак өй күренеше 28.03.2014

Шушмабаш мәдәният йортында Шушмабаш авыл җирлегенең иҗат концерты булып үтте. Безнең коллектив та читтә калмады, үз өлешен кертте. Укытучыларыбыз бик матур, җанлы, күңелле "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр һәм югары бәя алдылар.
-
Волейбол 26.03.2014

Бүген укытучыларыбыз Арча укучылар сараенда профсоюз оешмалары арасында үткәрелүче волейбол ярышында катнаштылар. Көчле-көчле командалар белән уйнауга карамастан укытучыларыбыз 1 урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
-
Начинается приём в 1 класс.
25.03.2014
Уважаемые родители! 5 марта 2014 года начинается прием заявлений в 1 класс. В 2014-15 учебном году планируется открыть один первый класс (25 человек). При подаче заявлений родители (законные представители) предоставляют:
1)Ксерокопию свидетельства о рождении
2)Справку о проживании на закрепленной территории.
График приема заявлений
понедельник - пятница - 8.00-17.00
суббота - 11.00-13.00
А также заявление, можно предоставит в электронном виде через сайт в блоке "Приём в 1 класс"
По справкам обращаться по телефону 93-1-85
-
Волейбол 25.03.2014

Укытучыларыбыз 26нчы март көнне үтәчәк зона ара волейбол ярышына әзерләнә. Спорт залында чын күңелдән уйнаган укытучыларыбыз соклану хисе уята. Аларга уңышлар телибез.
-
Пробный ЕГЭ
24.03.2014
Ученики 11 класса нашей школы ездили сегодня в г. Арск для сдачи пробного ЕГЭ по русскому языку. Экзамен прошел на базе Арской СОШ №2. Хотя ЕГЭ и был пробный, условия проведения были как на настоящем экзамене.
-
Ачык дәрес 22.03.2014

Сингапур методикасын кулланып тәҗрибә уртаклашу мәктәбебездә дәвам итә. Бүген дә Вильданов Р.Г.5нче сыйныфта тарих дәресе күрсәтте.Укучыларның актив,белемле булулары дәрес карарга кергән укытучыларга бик ошады.
-
Нәүрүз котлы булсын! 22.03.2014

Кыш үтте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Сандугач аваз бирде,
Нәүрүз котлы булсын!
Нәкъ менә шулай итеп такмалаганнар безнең әби-бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен каршылаганда. Без дә бүген күңелле уеннар уйнап,кышны озатып язны каршы алдык. Физкультура укытучыларыбыз Гәрәев Р.К. һәм Нуриҗанов Э.Т. оештырган уеннарда барлык укучылар да бик теләп катнашып, рәхәтләнеп ял итеп, язгы каникулларга таралыштылар.
-
Отчет предметника сайты
21.03.2014
отчетларны тутырыга ярдәм итүче сайт эшли башлады.
Адресы: otchpred.xe0.ru
-
Генераль җыештыру 20.03.2014

Бүген безнең мәктәбебездә генераль җыештыру үткәрелә торган көн. Һәрбер сыйныф укучылары үз кабинетларын җыештырды, ә менә 10нчы сыйныф укучылары кабинетларын гына җыештырып калмыйча, коридорлардагы гөлләрне дә тәрбияләп торалар. Бүген дә алар гөлләрнең төпләрен йомшартып, су сибеп тузаннарын сөрттеләр.
















