Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
"Самостоятельные дети" акциясе 24.04.2014

Бүген "Самостоятельные дети" проектында катнашучылар "Чистое село-здоровое село" акциясен уздырдылар. Акциядә катнашучылар мәктәп яны территориясен чүп-чардан арындырдылар.Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
-
"Моңлы сазым - 2014" 23.04.2014

22 апрель көнне “Казан арты” тарих-этнографик музеенда”Моңлы сазым” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә безнең мәктәптән 10 сыйныф укучысы Галимзянов Рөстәм, 8 сыйныф укучысы Сәмигуллина Айгөл катнашып, дипломга лаек булдылар. Афәрин, сезгә!
-
Татар теле,тарих атналыгы 21.04.2014

Татар теле ,тарих атналыгында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Йөгерек уку"бәйгесендә 9сыйныф укучылары Сабитова Әлфия 1урын, Сабитова Зөлфия 2 урын,7сыйныф укучысы Гарафетдинов Рүзәл 3 урынны яулады.8сыйныф укучысы Гарифуллина Гүзәл бу уку елының иң күп китап укучысы дип билгеләнде.
-
Юный водитель - 2014 19.04.2014

18нче апрель көнне мәктәбебез укучылары: Бариев Раил, Сиразиев Рәмис, Уваева Виктория, Шәяхмәтова Флүзә Татарстан Республикасы ДОСААФы тарафыннан Арча шәһәрендә уздырылган "Юный водитель - 2014" республика бәйгесендә җиңү яулап кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ата-аналар өчен ачык дәрес 19.04.2014

Бүген 7нче сыйныф укучыларының әти-әниләре инглиз теле дәресендә кунак булдылар. Сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Р.М сингапур меодикасын кулланып "Спорт" темасына ачык дәрес күрсәтте. Ата-аналар балаларының дәрестә ничек катнашуларын, сингапур методикасының нинди булуын күреп киттеләр.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы 18.04.2014

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында ,бүген, 8 сыйныфта "Батырлыкны син ничек аңлыйсың?" исеме астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар районыбызның Советлар Союзы геройлары, сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләштеләр.
-
Мәктәбебездә кунаклар ! 18.04.2014

18 нче апрельдә, мәктәптә, Башкортстаннан мәдәният отличнигы, баянчы Ф.Шәрифянов һәм фокус остасы Мостай "Сим-салябим ахалай-махалай " күңел ачу программасы белән чыгыш ясады. Кичә бик күңелле узды.
-
Тәрбия сәгате 18.04.2014

Бүген 7нче сыйныфлар тәрбия сәгатендә "Җыйдырдогышлар", ягъни коллекцияләр турында сөйләштеләр. Алар коллекция төрләре, аларның исемнәре, коллекцияләр турында кызыклы фактларны белделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 18.04.2014

17нче апрель көнне 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен җыелыш уздырылды. Җыелыш БДИ һәм ДЙАнә багышланган иде. Район мәгариф бүлеге БДИ координаторы Гатауллина Лилия Мәхмүтовна ата-аналарга экзаменга кертү, аның үтү тәртибе турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде.
-
"Класс җитәкчесе-2014" конкурсы-КОТЛЫЙБЫЗ! 18.04.2014

















