Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Футбол буенча зона ярышлары 14.05.2014

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә футбол буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта Шушмабаш, Хәсәншәех, Апаз, Ашытбаш, Кенәр мәктәпләреннән футбол командалары көч сынашты. Ярышта Шушмабаш футбол командасы 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
"Бердәм экология дәресләре" 12.05.2014

Бүген мәктәптә "Бердәм экология дәресләре" булып узды. Укучылар Татарстанның экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы эшчәнлеге белән таныштылар,глобаль экологик проблемалар хакында сөйләштеләр, авылыбыз чишмәләренең экологик хәлен күрсәттеләр. Әйдәгез, табигатебезне саклыйк һәм яклыйк!
-
"Чишмәләр" операциясе 12.05.2014

Мәктәбебездә "Чишмәләр" операциясе бара. Һәрбер сыйныф үзенә беркетелгән чишмәне җыештыра. Без, 7нче сыйныфлар, "Габделхай" чишмәсе янын җыештырдык.
-
"Чишмәләр" операциясе 10.05.2014

Мәктәбебездә "Чишмәләр " операциясе дәвам итә, ягъни һәрбер сыйныф үзенә беркетелгән чишмәне чистартып, тәртиптә тотарга тиеш. Без, 8 нче сыйныф укучылары, "Рәйсә" чишмәсе янын чистартып кайттык.
-
Пробный ОГЭ 08.05.2014

Бүген укучылар химиядән пробный ОГЭ эшли. Укучыларның әти-әниләре дә экзаменга карап утырырга килде.
-
Бөек Җиңүгә 69 ел! 08.05.2014

Бүген Шушмабаш мәдәният йорты янындагы Бөек ватан сугышы ветераннарына Дан мемориалы алдында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына карата тантаналы митинг үткәрелде.69 ел! Җиңү бәйрәме! Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул! Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр, ләкин бу көнне онытырга ярамый!
Хөрмәтле ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары! Алдагы тормышыгыз да күк йөзе кебек аяз, гомерегез матур җыр кебек, күңелегез көр, йөзегез һәрчак көләч булсын!
Илебезнең күге гел аяз булсын
"Уф" дип алмыйк әле сулышны.
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны!
-
"Картаймагыз әле, ветераннар!" 08.05.2014

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбир абыйга өчпочмаклы котлау хаты китердек.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Моңаймагыз әле, ветераннар!
Сезгә тиеш әле күпме язлар,
Сезгә тиеш әле күпме назлар!
-
Пробный ОГЭ 06.05.2014

-
Бассейн 06.05.2014

Бүген без, 7нче сыйныф укучылары, "Арча" спорт комплексы бассейнына бардык. Бассейнда йөзү, анда эшләүче абый, апаларның мөнәсәбәте безгә бик ошады. Безгә мондый мөмкинчелек биргән өчен мәктәбебез директоры Шаймарданова Рәзилә Габдельнуровнага рәхмәт!
-
дежурлык 03.05.2014

Бу атнада без, 7нче сыйныф укучылары, мәктәпкүләм дежур тордык. Бүген атна дәвамында күзәтелгән вакыйгаларга отчет яздык, "Яшен" гәҗите чыгардык.
















