Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Атналыкның икенче көне 04.12.2018 Атналыкның икенче көнендә 2 класста “Тере почмак хайваннары” дип аталган әйләнә-тирә дөнья дәресе узды. Дәрестә укучылар тере почмак хайваннарының күптөрлелеген һәм аларны тәрбияләү ысулларын өйрәнделәр. Физик тәрбия укытучысы Вафина Г.Р. җитәкчелегендә “Батырлар бәйгесе” үтте. Көннең икенче яртысында 3 класста “Адымнар – нык, юллар имин булсын!” дигән баш астында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класстан тыш чара уздырылды.

-
Башлангыч класслар атналыгы 03.12.2018

Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланды. Атналыкны ачу линейкасында укучыларга атналык расписаниесе игълан ителде. 1 класста "Митя һәм Гриппус вирусы" дип аталган ачык тәрбия чарасы узды. Укучылар грипптан саклану алымнары турында мәгълүмат алдылар. Чара һәркем өчен файдалы булды.
-
Битва хоров 30.11.2018

Бүгенге иртә мәктәбебездә “Битва хоров” чарасы белән башланып китте. 5-8сыйныф укучылары әни турында җыр җырладылар. Һәрбер сыйныф тырышып әзерләнгән. Барлык укучылар да актив катнашып матур чыгыш ясадылар
-
Флешмоб 30.11.2018

Инглиз теле атналыгы кысаларында үткәрелгән флеш-моб укучыларының күңеленә хуш килде. Һәрберсе рәхәтләнеп биеп күңел ачты.
-
Правила английского чаепития 29.11.2018

Инглиз теле атналыгының бүгенге иртәсе инглиз чәен эчү кагыйдәләре белән танышудан башланды. Укучылар Англиядә чәй эчү гадәтенең барлыкка килү тарихы, чәй сортлары, чәй янына нәрсәләр бирелә – шулар белән танышты
-
Просмотр любимых мультфильмов 29.11.2018

Башлангыч сыйныф укучылары өчен рус телендәге мультфильмнар инглиз телендә күрсәтелде. Укучылар таныш мультфильмнарының инглиз телендәге янгырашын кызыксынып күзәтеп һәм тыңлап утырдылар
-
“Do you know Great Britain?” 29.11.2018

6-8 укучыларыннан торган командалар, Бөекбритания турындагы белемнәрен, “Do you know Great Britain?” дип аталган викторинада катнашып күрсәттеләр. Командалар арасындагы ярыш “Smart pupils” командасының җиңүе белән тәмамланды
-
Карлыгач балалар оешмасына кабул итү 28.11.2018

2 класс укучыларының иң шатлыклы көннәре. Класстагы 17 укучыны “Карлыгач” балалар оешмасына кабул иттек.
-
Виртуальная экскурсия по Лондону 28.11.2018

5-8 сыйныф укучылары өчен Лондон шәһәре турында видеролик күрсәтелде. Укучылар шәһәрнең барлыкка килү тарихы, күренекле урыннары белән танышты.
-
Переменка для любознательных 28.11.2018

Озын тәнәфестә 5-11 сыйныф укучылары өчен “Переменка для любознательных” уены үткәрелде. Укучылар Бөекбританиянең күренекле урыннары сурәтләнгән картинада нәрсә җитмәвен, рәсемдәге кешеләрнең кем икәнлеген, мәкальләрнең рус теленә тәрҗемәсен белде һәм башка төрдәге биремнәр чиште. 10 сыйныф укучылары бигрәк тә актив булды. Аларга:” Афәрин!” һәм “Рәхмәт!” диясе килә.
















